Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айгөл Үзбәкстанга җыена

Казанда “Татар кызы-2021” Халыкара конкурсы финалистларының исемнәре билгеле булды. Алар арасында конкурсның республикакүләм җиңүчесе, Казанчы Бигәнәй авылы кызы Айгөл Котдусова да бар.

undefined

- Айгөл, Саба кызы республикабызның иң гүзәл конкурсы җиңүчесе булды дип март аенда ук шатланышкан идек, димәк, бу әле бәйгенең соңгы этабы булмаган икән?

- Март аендагы конкурс республика район һәм шәһәрләрендә яшәүче кызлар арасында узды. Аңа кадәр муниципаль, аннары зональ турлар булып үткән иде. Финалда миңа республикабызның иң чибәр һәм булган 12 кызы арасында “көч сынашырга” туры килде. Бик ныклап әзерләнәсе булды, нәтиҗәсе көтелгән дә, көтелмәгәнрәк тә булды- мин Гран-прига ия булдым.

- Җиңүче буларак, 50 мең сумлык сертификат белән бүләкләнгән идең, сер булмаса, ул акчаңны нәрсәгә файдаландың?

- Үз кирәк-ярагыма тоттым, якыннарыма бүләкләр алдым. Эш нинди бүләк алуда түгел. Конкурста алган тәҗрибә, зур шәхесләр, республикабыз зыялылары белән аралашу, төрле остаханәләрдә катнашу, яңа дуслар табу гына да минем өчен тиңсез бүләк була алыр иде!

- Инде соңгы җиңүең турында да уртаклашсаң иде, Айгөл...

- Бу юлы без Казанда төрле илләрдән килгән һәм үз төбәкләрендә җиңү яулаган кызлар белән бәйге тоттык. 6 илдән 33 кыз (Монда Россиядән кала Төркия, Үзбәкстан, Германия, Бөекбритания, Кыргызстан, Казахстан гүзәлләре дә бар иде) интеллектуаль, аш-су, кул эшләре, эстетик сәнгать буенча төрле сынаулар аша үттек. Шуларның 14е , шул исәптән мин дә финалга үттем. Соңгы тур, ягъни финал октябрьдә Үзбәкстан башкаласы Ташкент шәһәрендә үтәргә тиеш. Хәзер ныгытып шуңа әзерләнәбез. Көндәшләремнең барысы да җиңүгә лаеклы затлар. Кыскасы, миңа догада торыгыз!

- Әлбәттә, Айгөл, уңышлар сиңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев