14 март 2022 яңалыклары
-
Тимершык авылында яшәүче Гумерова Гөлҗиһан Зиннәт кызына - 90 яшь
Юбилярны Россия Президенты Владимир Путин һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов исеменнән Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев Айдар һәм җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең «Тимершык» бригадасы баш агрономы Мөхәммәтҗанов Д. В. котладылар.
-
15 мартка һава торышы
15 мартта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Кар явачак. Кайбер районнарда буран. Көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -9..-14˚, аязганда -19˚, көндез -5..-10˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
Фәрит Уразаев: Бакчачылык — Татарстанда иң зәгыйфь юнәлеш
«Бүген татар авылларында авыл җирләренең 75 проценты эшкәртелми. Авыл эчендәге җир бүген — органика, бөтен коммуникацияләре кергән иң кыйммәт җир», — дип искәртте Фәрит Уразаев.
-
Татарстанда юл һәлакәтендә йөртүче үлгән, 7 кеше имгәнгән
Шаһитлар сүзләренчә, имгәнүчеләр арасында өч бала да бар.
-
"Игенче" җәмгыятендә тракторларга, тагылмаларга һәм башка үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча Баш дәүләт инженер-инспекторы Ибраһимов Ильяс Нәкыйп улы һәм хуҗалык белгечләре катнашты.
-
Ике Басу Арташ авылында “Җырлыйк әле” шоу-проекты үтте
12 март көнне Ике Басу Арташ авылы мәдәният йортында Финанс-бюджет палатасы, Үзәкләштерелгән бухгалтерия һәм территориаль казначылык департаменты бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан “Җырлыйк әле” шоу-проекты тәкъдим ителде.
-
Kazan Digital Week — 2022 сентябрь аенда катнаш форматта була
Анда мастер-класс, күргәзмә, тематик секция, панель дискуссия, түгәрәк өстәл һәм башкалар планлаштырылган.
-
Татарстанда Covid-19га каршы мәҗбүри вакцинацияне гамәлдән чыгардылар
Тиешле карарны бүген Татарстан Республикасының Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина имзалады.
-
«Алтын лира» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты халыкара фестиваль-конкурсы
13 март көнне Казан шәһәрендә «Алтын лира» Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Бу конкурста Саба балалар сәнгать мәктәбе һәм Шәмәрдән филиалыннан бию һәм музыка бүлекләре укучылары катнашып, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.