Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ике Басу Арташ авылында “Җырлыйк әле” шоу-проекты үтте

12 март көнне Ике Басу Арташ авылы мәдәният йортында Финанс-бюджет палатасы, Үзәкләштерелгән бухгалтерия һәм территориаль казначылык департаменты бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан “Җырлыйк әле” шоу-проекты тәкъдим ителде.

Чараның төп уенчылары: Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтерлары Илнар Галиев, Ләйсән Нәҗипова, Рузилә Ганиева, Эльвина Исмәгыйлева, Айзирә Нәҗметдинова һәм Финанс-бюджет палатасы белгече Диләрә Миникаева. Чара 3 өлештән торды, һәрберсендә халык күңеленә якын булган ретро җырлар яңгырады. Тамашачыларга да уенчыларга кушылып җырлау өчен мөмкинлек тудырылган иде, һәр җырның тексты экранда да тәкъдим ителде. Шулай ук егет-кызларыбызның дәртле биюләре дә беркемне дә битараф калдырмады, тамашачы һәр чыгышны ихлас алкышлар белән күтәреп алды.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев