Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда юл һәлакәтендә йөртүче үлгән, 7 кеше имгәнгән

Шаһитлар сүзләренчә, имгәнүчеләр арасында өч бала да бар.

Кичә 18.20 сәгатьтә республиканың Тукай районында Сарман-Чаллы юлының 24нче чакрымында Яңа Бүләк авылы янында юл һәлакәте булган. Анда «Лада» һәм Skoda автомобильләре бәрелешкән.

«Татар-информ»га автошәһәрдәге үз чыганагы хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәтендә йөртүче үлгән, 7 кеше имгәнгән.

Шаһитлар сүзләренчә, имгәнүчеләр арасында өч бала да бар.

«Лада Калина» машинасының 2003 елгы йөртүчесе «Узып китү тыела» билгесе гамәлдә булган урында каршы як полосага чыккан һәм Skoda Kodiaq машинасы белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте буенча тикшерү эшләре алып барыла», — диде Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Шамил Ганиев. 

Фото: © Валентин Кулагин / «Татар-информ»

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев