Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Игенче" җәмгыятендә тракторларга, тагылмаларга һәм башка үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча Баш дәүләт инженер-инспекторы Ибраһимов Ильяс Нәкыйп улы һәм хуҗалык белгечләре катнашты.

Техник карау барышында тракторларның һәм тагылмаларның техник торышы, янгын сүндерү чаралары, аптечкалары тикшерелде, механизаторларда тиешле категория булу-булмавы, үзләренә беркетелгән техника белән идарә итү таныклыклары тикшерелде. Хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен аңлатуга аерым игътибар бирелде.

80 берәмлектән торган техника карау уңышлы узды.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев