14 декабрь 2018 яңалыклары
-
Янгын сүндерүчеләргә комачаулаган машинаны шаһитлар күчереп куйган
Янгын Казанның “Соловьиная роща” торак комплексындагы 100нче йортның җиденче катында булган.
-
Рөстәм Миңнеханов камаллылар белән бергәләп Театр елын ачты (ФОТО, ВИДЕО)
13 декабрьдә, Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры сәхнәсендә Театр елының тантаналы ачылышы үтте. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
-
Мәскәүдә Конституция көнендә Муса Җәлилне ватанпарвәрлек үрнәге итеп искә алдылар
"Күренекле шәхесләребезнең архивлары белән бергә татар-мөселман ядъкәрләре дә югала", - дип борчыла Мәскәүнең "Татар Штабы" аксакалы Әхмәт Галимов.
-
Өйдә мич булса, кайтыр идем (гыйбрәт)
Казан метросының Җиңү Проспекты станциясендә белмәгән кеше юк Фәрит абыйны. Көн саен бирегә килеп, җәяүлеләр кичүе янында утыра ул. Кешедән әйбер сорамый. Аны кызганып, ризык бирүчеләр дә, кием алып килүчеләр дә бар. Тормышыннан зарланмаса да, мич җылысы турында хыяллана үзе.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбендә "Кышкы моң" дип исемләнгән кыллы бүлегенең концерт-зачеты узды
13 декабрь көнне Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә "Кышкы моң" дип исемләнгән кыллы бүлегенең концерт-зачеты узды.
-
Автомобильдән саклан! Тәпи йөрүдән файда булырмы?
Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Морозов 10 декабрьдән башлап чиновникларга бер атна дәвамында эшкә хезмәт урыныннан бирелгән машинада килүне тыйды. Бу хакта ул Фейсбукта хәбәр итә. Мондый кискен адымга ул чиновникларның җәмәгать транспорты турындагы көр отчетлары белән танышканнан соң барган. Отчетта барысы да яхшы, ә халык шөкер итә белми, зарлана һаман. “Эшкә трамвай, автобусларда килсеннәр дә җәмәгать транспортының эше яхшы оештырылганмы икәнен белсеннәр“, – дип яза ул.
-
Теләчедә республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев дини укулар үткәрде
Очрашуда Җәлил хәзрәт тагын бер актуаль теманы - мөселман гаиләләрендә Яңа ел бәйрәмен үткәрүне, аңа булган мөнәсәбәтне күтәрде.