17 февраль 2019 яңалыклары
-
“Зенит” – “Локомотив” матчы 3-0 исәбе белән “Зенит”лылар файдасына төгәлләнде
Казан волейболчыларының киләсе уены 20 февраль 19:00 сәгатьтә башлана.
-
Синоптиклар Татарстан юлларында буран һәм кар көртләре турында кисәтә
Күз күреме 500 — 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк начарлануы көтелә.
-
«Ак Барс» капитаны хәйрия матчы турында: Балаларны елмаюлы килеш күрү бик шәп
Казан клубы хоккейчылары терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балалар өчен матчта уйнады.
-
Казанда «КАМАЗ» һәм трамвай бәрелешүен видеога төшергәннәр
Юл-транспорт һәлакәте Рихард Зорге урамында «Горки Парк» сәүдә үзәге каршында булган.
-
“Мин исән, шуңа сөенәм”
Мәскәүдәге үзәк каналларның берсенә барып кайткач, Казанда яшәүче Айгөл Фазылова хакында сораучылар, кызыксынучылар күбәйде. Хәтта, редакциягә шалтыратып, ярдәм кулы сузарга әзер икәнлекләрен әйтүчеләр, хәлен сораучылар, баласын тәрбиягә алырга теләүчеләр бар. Айгөлгә хәзер түрәләрнең дә, табибларның да карашы үзгәргән.
-
"Азган кызлар яхшы егетләрне эләктерә", яисә Нигә татар егетләре "пешмәгән"?
378 комментар. Дистәләгән уртаклашу. 30 кешелек яңа чат һәм ике очрашу. Ленария Мөслимнең "Ир-атлар кайда?" дигән посты хатын-кызларны да, ир-атларны да бәхәскә һәм фикер алышуга җәлеп итте. Бу атнада дөньяда Гашыйклар көнен билгеләп уздылар — мәхәббәт һәм гаилә кору турында сөйләшеп алырга тагын бер форсат. Ни өчен татар кызлары татар егетләренә кияүгә чыга алмый интегә? Нигә татар егетләре "пешмәгән"? Шул хакта социаль челтәрләрдә шау-шу куптарган постның авторы белән сөйләштек.
-
“Гомерем минем моңлы бер җыр иде...”- батырлык сәгате
15 февраль - Патриот-шагыйрь Милли каһарманыбыз татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлилнең туган көне. Муса Җәлил һәм җәлилчеләр узган данлы юл - халкыбызның горурлыгы ул. Аның үлемсез сүзләре изге маяк булып, үзеннән соң килгән буыннарга барып җитте.
-
Зифа Кадыйрова алтынчы китабын язып бетергән
Зифа Кадыйрова биш китап авторы, аның өчесе рус теленә тәрҗемә ителгән. Китапларының гомуми тиражы 100 меңнән артык.