Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Мин исән, шуңа сөенәм”

Мәскәүдәге үзәк канал­ла­рның берсенә барып кайткач, Казанда яшәүче Айгөл Фазылова хакында сораучылар, кызыксынучылар күбәйде. Хәтта, ре­дак­ция­гә шал­тыратып, яр­дәм кулы сузарга әзер икәнлек­лә­рен әйтүче­ләр, хәлен сораучылар, баласын тәр­биягә алыр­га те­ләү­челәр бар. Ай­гөл­гә хәзер тү­рәләрнең дә, табиблар­ның да карашы үзгәр­гән.

– Мин анда чарасыздан бардым инде. Хәлем авыр, баланың бакчага йөргәне өчен дә түләргә кирәк. Фатир яллап торган өчен дә ай саен түләү  тиз килеп җитә. Хәзер шөкер,  хәлләрем яхшырды. Улыма бакча өчен акча түләнгән, фатир өчен дә бурычларым юк. Тик менә үземнең генә сәламәтлегем какшады, – ди Ай­гөл. – Элек күп кенә җиргә мө­рә­җә­гать итеп карадым. Тик нәтиҗәсе булмады. Апамны да кызганам. Әле­гә ул опекун булып саналса да, алга таба ни буласын белмим. Тик би­реш­мәскә тырышам. Әлегә химия курсларын алып бетердем. Тик­ше­ренү­ләр уз­дым. Метастазалар арткан.


“Улым аңа яңа гаи­лә эзләвемне аң­лаган, ахры. Апам янында торасы килми, гел минем белән. Бакчага да икәү бер­гә барыйк, ди. Син көтеп торыр­сың, мин уйнап чыгам, дип әйтә. Әле бер мәрхәмәтле кеше Әл­мәт­тәге шифаханәгә юллама бирде. Улым белән шунда дәва­ла­набыз”, – ди ул.


Тапшырудан соң баласын алырга теләп йөдәтеп бетерсәләр дә, хәзер тынычланганнар. “Әни кеше баласы өчен ничек борчылмасын инде! Кемнәр генә язмады, кемнәр генә килмәде, тик балама әти-әни булырлык кеше очрамады”, – ди Айгөл.

Фото: http://vatantat.ru

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X