Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

"Азган кызлар яхшы егетләрне эләктерә", яисә Нигә татар егетләре "пешмәгән"?

378 комментар. Дистәләгән уртаклашу. 30 кешелек яңа чат һәм ике очрашу. Ленария Мөслимнең "Ир-атлар кайда?" дигән посты хатын-кызларны да, ир-атларны да бәхәскә һәм фикер алышуга җәлеп итте. Бу атнада дөньяда Гашыйклар көнен билгеләп уздылар — мәхәббәт һәм гаилә кору турында сөйләшеп алырга тагын бер форсат. Ни өчен татар кызлары татар егетләренә кияүгә чыга алмый интегә? Нигә татар егетләре "пешмәгән"? Шул хакта социаль челтәрләрдә шау-шу куптарган постның авторы белән сөйләштек.

— "25-30 яшьлек дус-кызларымны ничек кияүгә бирергә? Кайда сез, тәртипле ир-атлар?" Мондый сүзләрне ачыктан-ачык язу шактый зур батырчылык таләп итә. Ничек син үз аккаунтыңда мондый пост калдырырга җөрьәт иттең?

Күңел тулганга күрә яздым ул сүзләрне

— Хәзер 378 комментар калмады инде. Кемдер калдырган фикерләрен соңыннан бетереп ташлады — янәсе, беркем белән дә талашасылары килми. Күңел тулганга күрә яздым ул сүзләрне. Мин ике елга якын инде Дубайда яшим. Җәй көне Казанга кайттым. Дус кызларым белән күрештем. Барысы да диярлек 25-30-35 яшьлек менә дигән татар кызлары. Барысы да фатирлы, машиналы, инглизчә сөйләшәләр. Шәһәр чараларын оештыралар. Үз-үзләрен тәэмин итәләр. Кияүдә түгелләр. Әллә кемне эзләмиләр дә шикелле. "Безне димләп кара әле" дип әйтүче дус-егетләр дә бар. Ә сүздән ары узмый. Кыскасы, бер төнне дус-кызымда сөйләшеп утырабыз. Ул йөргән егете белән яңа гына аерылышкан. Үзе шундый уңган кыз! Әти-әнисенә йорт салырга да ярдәм иткән, икенче машинасын алмаштырган. Татарча шытырдатып сөйләшә. Бөтен чараларда катнаша. Аның сөйләгәннәрен тыңлап-тыңлап утырдым да — түзмәдем, эчке кичерешләремне уртаклашып, әнә шул постны язарга булдым. Тик аны төнлә чыгармаска булдык. Дус кызым язганнарымны укып чыкты да "иртәгә чыгарырсың" диде.

Икенче көнне постны элеп куйдым. Ул чыгуга ук китте репостлар, китте репостлар! Instagramда 90 комментар килде! Гомеремдә дә 90 комментар җыйганым юк иде. "Ленария, битеңне ач, без репостлар ясый алмыйбыз" дип яза башладылар. Татарлар да, урыслар да, кызлар да, егетләр дә уртаклаша башлады. Өч көн дәвамында телефонны кулымнан төшермәдем. Кеше яза да яза. Мин аны урысча язсам да, татар кызлары турында яздым. Күбрәк кеше күрсен, аңласын, ишетсен дип урысча язарга булдым.

Һәрберсенең гаилә корасы килә, әмма йоклап йөриләр

Бер мәлне комментарларда егетләр телефон номерларын калдыра башлады. Янәсе, мин тасвирлаган кызлар белән танышасылары килә. Нәтиҗәдә WhatsAppта яңа чат оештырдым. Анда 30 кеше өстәлде. Билгеле, башта һәрберсеннән рөхсәт сорадым. Шундый сыйфатлы, "фильтрланган" кешеләр. Һәрберсе бизнеста, һәрберсе акыллы. АКШта, Лондонда һәм башка илләрдә нинди дә булса програм белән укып кайткан. Һәрберсенең гаилә корасы килә. Әмма йоклап йөриләр.

— Ул чатның файдасы булдымы? Халык бер-берсе белән аралашып китә алдымы?

— Шул 30 кешедән ике очрашу килеп чыкты. Әмма очрашудан ары китә алмадылар. Ул чат әле дә исән. Мин аны оештыруга кире Дубайга киттем. Казанда калган булсам, берәр танышулар клубын ачып җибәрер идем, валлаһи! Әйтәм ич, 27-35 яшьлек егет-кызлар, институт мөдирләренә кадәр кешеләр бар, ә лайк куюдан ары эш китми.

— Аларга булачак иренең, хатынының татар булуы мөһимме?

Лайк куюдан ары эш китми

— Моңарчы алар нәкъ менә татар кешесен эзләгән булсалар, хәзер инде фәкать яхшы кеше булсын дип әйтә башлады. Хатын-кыз проблемы бер кая да китми инде ул: бала табу яше уза да китә. Шуңа күрә күбесенә куйган критерийларыннан баш тартырга туры килә.

— Ә егетләр?

— Егетләргә яшь кызлар кирәк. 17-яшьлек кызлар. Артык акыллы булмаса да ярый. "Үземә 40 булса да, хатыным яшь булсын" дип уйлыйлар. Татарстан егетләрен кузгату бигрәк авыр. Алар шундый йомшак. Әнисе, әбисе киңәшеннән башка эш итү аларга авыррак кебек тоела. Хатынны үзләре сайлап өйләнгәннәр сирәк очрый. Дөрес, мин Казанда 5-6 ел гына яшәп карадым, һәм бу минем шәхси күзәтүем. Әмма мин моны начар дип әйтмим.

— Син үзең Башкортстаннан. Анда башкачамы?

— Андагы егетләр, бәлки, кызурактыр. Татары да, башкорты да, урысы да кызурак. Татарстан егетләре, алар белән чагыштырганда, ничектер киләчәкне хисаплабрак эш итә дип әйтимме соң. Ләкин мин моны начар дип әйтмим. Миңа бу ошый. Кеше бөтен нәрсәгә аек акыл белән карый — бу яхшы күрсәткеч.

— Постыңа кире әйләнеп кайтсак, иң шаккатырган комментар нинди булды? Кайсысы истә калды?

Татарстан егетләрен кузгату бигрәк авыр. Алар шундый йомшак

— Бөтен фикерләр дә инде әйтелгән фикер иде. Кемдер кызлар башта үзләрендәге проблемны хәл итсен, йогага йөрсен, дип язды. Кемдер тәкәбберлекне киметергә кирәк дип уйлый. Гәрчә алар тәкәббер кызлар түгел. Шунысы ярылып ята: Европага күченгән кызлар белән Татарстанда яшәүче кызларның фикерләре нык аерыла. Европалар "Афәрин! 30 яшендә бөтен нәрсәгә ирешкән. Монда бернинди проблем юк ич!" дип яза. Ә татарстаннар "Алар инде карт кыз" дип ду килә. Европадагылар "без һолланд, швед кешесенә кияүгә чыгып бәхетебезне таптык, балаларыбыз, сезнең Русия балаларына караганда, татарча яхшырак та белә әле" дип язалар. Ә Татарстандагылар ачуланып "бу дус-кызларың болай бөтен нәрсәне дә үзләре булдыргач, нәрсәгә аларга ир" дип җавап кайтара. Янәсе, андый кызлар егетләрне куркыта.

— Синеңчә, ни өчен егетләр шундый куркак?

— Бәлки, егетләрдә сайлау мөмкинлеге күбрәктер. Кызлар берсеннән-берсе чибәр. Хәер, мин егетләрне аңлыйм да кебек. Хәзер кызларның эчке дөньяларын аңлап булмый. Бездә кызлар егетләрдән күбрәк ич, һәм алар егетләрне тышкы кыяфәт белән яулап алырга тырыша. Азган кызлар яхшы егетләрне эләктереп кала — анысы да юк түгел. Ә рухи як ничектер читтә кала...

— Татарстан кызлары арасында көндәшлек сизәсеңме?

— Кияүгә чыгып калуда көндәшлекме?

— Әйе.

— Әлбәттә, көндәшлек бар. Хәзерге заманда тышкы кыяфәт тә, эчке як та көндәшлеге. Мин инде шул үземнең дус, таныш кызлардан алып әйтәм. Рухи якка килсәк, хәзер бит нинди генә практикалар юк. Кызлар бик акыллы. Кайда нәрсә әйтергә, ничек китеп барырга, кайчан килмәскә, кайчан трубканы алмаска — барысын да беләләр. Популяр китапларны укып, кызларның да ориентирлары җуела диимме соң. Шул ук вакытта кызлар үзара ярышып, күп укып, барыбер ялгыз булып кала.

— Син Берләшкән Гарәб Әмирлекләрендә яшисең. Анда күпхатынлылык рөхсәт ителгән. Бу күренешкә ничек карыйсың? Бәлки, кайбер кызлар кебек, икенче яки өченче хатын булып кияүгә чыгаргадыр? Безнең җәмгыятьтә туып үскән хатын-кызлар андый никахта чын мәгънәсендә бәхетле була аламы, синеңчә?

Ирең белән атнасына өч кенә көн күрешсәң дә әйбәт

— Күп кенә дус кызларым, гаиләле дуслар белән аралашканнан соң, ирең белән атнасына өч кенә көн күрешсәң дә әйбәт дигән фикергә килә башладым. Чөнки кешедә шәхси ирек кала. Рәхәт ич. Гарәп илендә пошынмыйча, сәүдә үзәкләрендә йөргән, үзләрен караган хатын-кызларны күзәтеп тә барлыкка килгән фикердер. Русиядә генә яшәгән булсам, мөгаен, башкача уйлар идем — икенче хатын булудан куркыр идем. Бездә бит бөтен проблем акча җитмәүдән килеп чыга. Ир кеше ике гаиләсен дә бертигез караса, хатын да ял итеп җитешә, беркем беркемне туйдырмый да. Ә нигә юк? Сөяркә тотканчы, дөресен әйтеп, ачыктан-ачык ике хатын белән ике гаиләдә яшәү хәерлерәктер. Балаларның да психикасы какшамый. Бөтен кеше бөтен нәрсәне белә, аңлый, кабул итә. Минемчә, һәрбер ир-ат та, хәленнән килсә, берничә хатын һәм берничә гаилә тотар иде. Кызлар ялгыз калмас иде, балалар әти-әниле үсәр иде. Тик Русиядә төп проблем — акча җитмәүдә.

— Син бит үзең дус-кызларың фатирлы, машиналы, дисең. Димәк, 30 яшьлекләр өчен дә акча җитмәү проблем булып каламы?

Кайбер 30 яшьлекләр дә хәзерге заман тизлегенә җайлашып бетә алмый

— Интернетта яшибез бит. Кемнең хатыны кайда ял иткәнен, нинди тренинг узганын күреп торабыз. Әһә, кемдер Тибетка барып кайткан. Димәк, мөмкинлеге бар, ире эшләтми, булдыра. Ә болай хәзер эшләгән кешегә бөтен ишекләр дә ачык. Башың эшләмәсә дә, SMM (социаль челтәр маркетингы) нечкәлекләренә төшенеп, рәхәтләнеп акча эшләп була. Акча проблемы юк. Инглизчә белсәң, бөтенләй бөтен җиһан ачык. Минемчә, 35-40 яшьлекләр, хәтта кайбер 30-яшьлекләр дә хәзерге заман тизлегенә җайлашып бетә алмый. Андыйлар костюм киеп, министрлар кабинетында утырам да тормыш җайлаша дип уйлый. Ә бит Ирек мәйданында утырып, аена 15 мең сум һәм квартал саен премия генә аласың. Бизнес түгел инде. Бу элекке совет чорыннан калган уйлау мирасы. Янәсе, дәрәҗәң була. 30+ яшьлекләр әле һаман шулай фикер йөртә. Ә бит гади кроссовка киеп тә типтереп яши аласың. Минемчә, күп кенә кеше элекке чор кагыйдәләреннән арына алмый. Хәзер вазгыять бик тиз үзгәрә, ә без аңа ияләшә алмыйбыз.

Фото: скоцсети

Азатлык Радиосы © 2011 RFE/RL, Inc. | Азатлык Радиосы рөхсәте белән күчереп бастырылган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X