Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зифа Кадыйрова алтынчы китабын язып бетергән

Зифа Кадыйрова биш китап авторы, аның өчесе рус теленә тәрҗемә ителгән. Китапларының гомуми тиражы 100 меңнән артык.

Популяр китаплар авторы Зифа Кадыйрова алтынчы китабын язып тәмамлаган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә автор үзе әйтте.

“Соңгы ноктасын куйдым, әмма китап булып басылып чыкканчы аның эше күп”, - диде Зифа Кадыйрова Әлмәт театрының Казан гастрольләре кысаларында үз спектакле башланыр алдыннан. Шулай да ул быел китап укучыларга барып ирешер дип өметләнә.

Зифа Кадыйрова яңа әсәренең исеме һәм эчтәлеге турында мәгълүмат бирмәде. 

Язучы Казанга үзенең “Синсез килгән язлар” әсәре буенча куелган спектаклен карарга Әлмәт театры чакыруы буенча килгән иде. Театр фойесында аның китапларын сату да оештырылды.

  • Зифа Кадыйрова биш китап авторы, аның өчесе рус теленә тәрҗемә ителгән. Китапларының гомуми тиражы 100 меңнән артык. Авторның ике әсәре буенча – Чаллы дәүләт театрында, берсе буенча Әлмәт театрында спектакльләр куелды. Алар барысы да аншлаг белән бара.

 

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X