17 март 2014 яңалыклары
-
Чүп үләннәре үстереп ятучыларга штраф күләме кадастр бәясеннән чыгып исәпләнеләчәк
Авыл хуҗалыгы җирләрендә чүп үләннәр үстереп ятучыларга штраф күләме кадастр бәясеннән чыгып исәпләнеләчәк. Бу турыдагы закон агымдагы елның 15 февраленнән гамәлгә керде. Законнарның кырыслануы җир хуҗаларын сагайтырга тиеш. Моңа кадәр җир законын бозган физик затларга 2-5 мең, җаваплы затларга 4-6 мең, юридик затларга 80-100 мең сум штраф салынса, хәзер бу...
-
Газета-журналларга язылу бәясе икеләтә артачак
Февраль ахырында Россия Хөкүмәте вакытлы матбугатны тарату өчен «Россия почтасы»на бирелә торган дәүләт субсидиясен бюджеттан төшереп калдыру турында хәбәр итте. Дотация бирү 1 июльдән туктатылыр дип көтелә. «Россия почтасы»на дәүләт һәр ел саен 3 млрд. сум күләмендә акча күчереп килде. Әлеге акча бүленми башлагач, матбугатка язылу бәясе күпкә артыр дип...
-
Саба спорт комплексында бадминтон түгәрәге эшли башлады
Саба спорт комплексында бадминтон уйнап сәламәтлекләрен ныгытырга теләүче ир-егетләр һәм хатын-кызлар өчен түгәрәк эшли башлады. Шөгыльне тренер Альбина Нәҗметдинова сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә кичке 19-21 сәгатьләрдә үткәрә.
-
Сабада “Озын толым” бәйгесе үткәреләчәк
2014 елның 12 апрелендә Саба мәдәният йортында "Озын толым" бәйгесе үткәреләчәк. "Чәчем озын - билемнән" дип исемләнгән конкурс 13-16 яшьлекләр һәм 17 яшьтән өлкәнрәкләр арасында үткәрелә. Бәйгедә катнашырга теләүчеләрне мәдәният йортында көтәләр.
-
Россия Сочидагы Паралимпиада уеннарында беренчелеккә иреште
Россия җыелма командасы бүген Сочидагы Паралимпия уеннарында гомумкоманда зачетында ышанычлы рәвештә җиңү яулады. Россия командасы 80 медаль - 30 алтын, 28 көмеш һәм 22 бронза белән - гомумкоманда зачетында җиңде. Бу - Паралимпиада рекорды. Гомумкоманда зачетында икенче урында - 15 медаль белән Германия (9-5-1), өченче урында - 16 медаль белән...