Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия Сочидагы Паралимпиада уеннарында беренчелеккә иреште

Россия җыелма командасы бүген Сочидагы Паралимпия уеннарында гомумкоманда зачетында ышанычлы рәвештә җиңү яулады. Россия командасы 80 медаль - 30 алтын, 28 көмеш һәм 22 бронза белән - гомумкоманда зачетында җиңде. Бу - Паралимпиада рекорды. Гомумкоманда зачетында икенче урында - 15 медаль белән Германия (9-5-1), өченче урында - 16 медаль белән...

Россия җыелма командасы бүген Сочидагы Паралимпия уеннарында гомумкоманда зачетында ышанычлы рәвештә җиңү яулады.
Россия командасы 80 медаль - 30 алтын, 28 көмеш һәм 22 бронза белән - гомумкоманда зачетында җиңде. Бу - Паралимпиада рекорды.
Гомумкоманда зачетында икенче урында - 15 медаль белән Германия (9-5-1), өченче урында - 16 медаль белән Канада командасы (7-2-7).
Россиялеләр соңгы көндә өч "алтын", дүрт "көмеш" һәм өч "бронза" яулады.
Исегезгә төшерик: Татарстаннан Рушан Миңнегулов өч медаль - ике алтын һәм бер көмешне - яулады. Марта Зәйнуллина "бронза" медаль алды.
Сочидагы Паралимпия уеннарында 45 илдән 547 спортчы катнашты. Спортның 5 төре буенча 72 комплект медаль уйнатылды. Ярышларга 300 меңнән артык билет сатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев