Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газета-журналларга язылу бәясе икеләтә артачак

Февраль ахырында Россия Хөкүмәте вакытлы матбугатны тарату өчен «Россия почтасы»на бирелә торган дәүләт субсидиясен бюджеттан төшереп калдыру турында хәбәр итте. Дотация бирү 1 июльдән туктатылыр дип көтелә. «Россия почтасы»на дәүләт һәр ел саен 3 млрд. сум күләмендә акча күчереп килде. Әлеге акча бүленми башлагач, матбугатка язылу бәясе күпкә артыр дип...

Февраль ахырында Россия Хөкүмәте вакытлы матбугатны тарату өчен «Россия почтасы»на бирелә торган дәүләт субсидиясен бюджеттан төшереп калдыру турында хәбәр итте. Дотация бирү 1 июльдән туктатылыр дип көтелә. «Россия почтасы»на дәүләт һәр ел саен 3 млрд. сум күләмендә акча күчереп килде. Әлеге акча бүленми башлагач, матбугатка язылу бәясе күпкә артыр дип фаразлана. Газета яки журналга бәя ике, өч яки аннан да күбрәк тапкыр артса, аңа язылучы булырмы? Дотация 1 июльдән киселгән очракта, бәяләр сикерү икенче яртыеллыкка язылу кампаниясендә үк күренәчәк. Бүген район халкы язылу кампаниясе башланганчы, ягъни 1 апрельгә кадәр газета-журналларга элеккеге бәядән язылып кала ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев