17 май 2021 яңалыклары
-
"Тургай" приютында "Бөек могҗиза - гаилә" концерты
15нче май көнне, Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында, “Тургай” приютында тәрбияләнүчеләр белән "Бөек могҗиза - гаилә" дип исемләнгән концерт программасы үткәрелде. Концерт балаларда үз гаиләңә карата ихтирамлы мөнәсәбәт һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Балалар гаилә турында җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Һәр бала үз гаиләсенә карата үз хисләрен, тойгыларын аңлый һәм белдерә алды.
-
Бүген 175 гимназия укучылары өчен дәресләр башланды
Балалар хәзер укый торган 174нче мәктәптә куркынычсызлык чаралары көчәйтелгән.
-
Шәйхетдинов Зөфәр Гәрәй улын искә алу кичәсе
14 майда Саба туган якны өйрәнү музеенда "Районыбызның күренекле шәхесләре" проекты кысаларында “Туган якны өйрәнүчеләр” клубы әгъзалары белән берлектә якташыбыз, комсомол җитәкчесе, партия райкомы секретаре, шагыйрь Шәйхетдинов Зөфәр Гәрәй улын искә алу кичәсе булды. Кичәдә аның тормыш иптәше Физия Корбан кызы катнашты.
-
Казанда ике трамвай бәрелешү нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күргән, берсенең аягы өзелгән
Барлык зыян күрүчеләрне дә 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар.
-
«Торсак та без төрле җирләрдә - без яшибез татар илендә»
15 май көнне район мәдәният йортында «Торсак та без төрле җирләрдә - без яшибез татар илендә» дип исемләнгән район бәйгесенең гала-концерты узды.
-
Татарстанда ачык инвестицион счетлар саны 100 меңнән артып китте
Биржа кораллары белән операцияләр ясау өчен билгеләнгән шәхси инвестиция счетларына (ИИС) ия татарстанлылар саны агымдагы елның 1 апреленә 107,2 меңгә җиткән.
-
Татарстан яшьләре «Минем илем - минем Россиям» конкурсында төбәкне үстерү буенча үз идеяләрен 31 майга кадәр тәкъдим итә ала
«Минем илем – минем Россиям»XVIII Бөтенроссия конкурсы кампаниясе – «Россия-мөмкинлекләр иле» президент платформасы проектына гаризалар бирү вакытын озайтты.Россия территорияләрен үстерү буенча үз проектларын республиканың 1463 кешесе тәкъдим итте инде.
-
«Рубин» «Ротор» белән тигез исәпкә уйнады һәм Премьер-лигада 4нче баскычта урнашты
«Рубин» быел УЕФАның яңа клуб турнирында – Конференцияләр лигасында катнашачак.
-
Татарстанда +35 градуска кадәр эссе булуы көтелә
Республикада аномаль җылы һава торышы саклана.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары - «Шома бас» Халыкара бию конкурсы призерлары
15-16 май көннәрендә Йошкар-Ола шәһәрендә «Шома бас» халыкара бию фестиваль-конкурсы узды.