17 май 2021 яңалыклары
-
Планетада СПИДтан үлүчеләрне искә алдылар
Саба районында 30 кешедә ВИЧ-инфекциясе ачыкланган.
-
Татарстан Гидрометеорология үзәге: Аномаль эсселек атна ахырына кимиячәк
17 майдан 24 майга кадәр республиканың күпчелек территориясендә югары янгын куркынычы саклана.
-
Гаилә - бәхет ачкычы
15 май көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Китапханә һәм гаилә" проекты кысаларында "Гаилә көне" уңаеннан китап укучы гаиләләр белән очрашу уздырдылар.
-
18 майга һава торышы
18 майда Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Көндез явым-төшем ихтималы аз, ә төнлә кыска вакытлы яшенле яңгыр яварга мөмкин. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә +15.+20˚, көндез +29.+34˚ градус җылы булачак.
-
Хоккей буенча Казан шәһәре командалары белән уеннар
Шекше авыл җирлегенең "Сокол" хоккей командасы Казан шәһәренең алкалы хоккей уеннарын дәвам итә. Чираттагы уен безнең файдага 12:3 исәбе белән тәмамланды.
-
«Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча Парклар һәм скверларны төзекләндерү буенча тавыш бирү дәвам итә
2021 елда «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» төбәк проекты кысаларында республикада 1,95 млрд. сумлык 57 парк һәм сквер төзекләндереләчәк.
-
“Игътибар: балалар” профилактика чарасы старт ала
Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү, балигъ булмаган җәяүлеләрне бәрдерүне профилактикалау, мәктәп укучыларының юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын кисәтү максатында 2021 елның 17 маеннан 3 июненә кадәр транспорт чаралары йөртүчеләр өчен “Игътибар - балалар!” профилактика чарасы узачак.
-
Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә
Төбәк территориясендә аномаль эссе һава торышы саклана.
-
Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты туры эфирда эсселекне ничек кичерергә икәнен сөйләячәк
18 майда республика сәламәтлек саклау министрлыгының Covid-19 таратуына каршы тору буенча оператив штабының аккаунтларында «Эсселекне ничек кичерергә: терапевт киңәшләре» темасына туры эфир булачак.
-
«Ураза гаете» балалар бәйрәме
16 май көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Нургали» мәчете белән берлектә балалар өчен мәчет янында бәйрәм оештырдылар. Чара «Өйлә намазларын» укудан башланды. Аннан соң урамда балаларны сәламләү һәм уеннар белән таныштыру булды. Чара барышында бик актив, күңелле уеннар булды. Һәр бала бистәбезнең хәзрәтенә сүрә сөйләргә тиеш иде, ә ул аларга бүләкләр алу өчен лотерея билетларын бирде. Балалар актив катнаштылар,батутта сикерделәр,тәмле соклар белән сыйландылар һәм зур бүләкләр алдылар.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #23/ "С" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
"Гаилә һәм мәктәп" форумы
15нче май көнне Саба гимназиясендә "Гаилә һәм мәктәп" форумы узды.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары - «Бишенче элемент» Халыкара конкурсы призерлары
15 май көнне Йошкар-Ола шәһәрендә «Бишенче элемент» балалар һәм яшүсмерләр иҗатының халыкара фестиваль-конкурсы узды.
-
Чаллы полицейскийлары микрорайон буйлап мылтык күтәреп йөргән ир-атны тоткарлаган
Ир-атның җаваплылык дәрәҗәсе эш материалларын тикшерү барышында билгеләнәчәк.
-
Питрәчнең «Царево» торак комплексында 5 метр биеклектәге мамонт сыны барлыкка килде
Хайван металлдан эшләнгән, аның авырлыгы — 8 тонна.