Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Планетада СПИДтан үлүчеләрне искә алдылар

Саба районында 30 кешедә ВИЧ-инфекциясе ачыкланган.

Ел саен майның өченче якшәмбесендә планетабызда СПИДтан үлүчеләрне искә алалар. Бу көн халыкны ВИЧ инфекциясе мәсьәләләрендә күбрәк мәгълүмат бирүне, җәмәгатьчелек игътибарын СПИД проблемаларына җәлеп итүне күздә тота. Шулай ук иммун җитешсезлеге вирусы белән зарарланган кешеләрне дискриминацияләүгә юл куймауга юнәлдерелә. Кешеләр, бигрәк тә яшьләр ВИЧ инфекциясенең таралу юллары турында белеп торырга, СПИДтан үз ихтыяры белән тикшерү узарга әзер булырга тиеш. Төп бурычларның берсе –чир соңгы стадиядә ачыкланган пациентлар санын киметү

Ә андыйлар ел саен зур тизлектә арта бара. 2020 елның 31 декабренә Россиядә ВИЧ-инфекциянең 1422998 очрагы теркәлгән. Күзәтү алып бару башланганнан алып, ВИЧ инфекция белән йогышланучыларның 388280е үлгән. Авыруның наркоманнар, фахишәләр арасында гына түгел, гади халык арасында да таралуы күзәтелә. ВИЧ инфекциянең 64,9 проценты җенси юл белән йога. Гасыр афәте Татарстанны да читләтеп үтми: хәзерге вакытка иммун җитешсезлеге вирусын йөртүче 26528 кеше ачыкланган. Учетта 2021 елның 12 маена 14992 кеше тора. Саба районында 12 майга 30 кешедә ВИЧ-инфекция теркәлде, учетка 21 кеше куелды.

Вирус җенси юл белән, стериль булмаган инструментлар (наркотик матдә кадаганда, маникюр, татуировка ясаганда) кулланганда һәм йөклелек вакытында ВИЧлы анада балага йога. Чир башлангач та, кеше үзендә әле бернинди авыру билгеләре дә сизмәскә, әмма инде үзенең якыннарын йогышландырырга мөмкин. Мондый күңелсез хәлгә юл куймас өчен вакытында тикшеренергә һәм дәвалану курслары үтәргә кирәк. Иртә диагностика сәламәтлекне саклап калырга булыша. ВИЧны ачыклау өчен тест узарга канны Саба үзәк һәм Шәмәрдән участок хастаханәләре процедура кабинетларында бирергә, ФАП фельдшерларына мөрәҗәгать итәргә була. Сәламәтлегезгә битараф булмагыз.

Резеда Фәттахова, үзәк хастаханәнең табиб-эпидемиологы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев