Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Игътибар: балалар” профилактика чарасы старт ала

Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү, балигъ булмаган җәяүлеләрне бәрдерүне профилактикалау, мәктәп укучыларының юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын кисәтү максатында 2021 елның 17 маеннан 3 июненә кадәр транспорт чаралары йөртүчеләр өчен “Игътибар - балалар!” профилактика чарасы узачак.

Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү, балигъ булмаган җәяүлеләрне бәрдерүне профилактикалау, мәктәп укучыларының юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын кисәтү максатында 2021 елның 17 маеннан 3 июненә кадәр транспорт чаралары йөртүчеләр өчен “Игътибар - балалар!” профилактика чарасы узачак. Акция Берләшкән Милләтләр Оешмасы игълан иткән Глобаль юл хәрәкәте иминлеге атнасына (17-23 май) туры китереп үткәрелә. 2020 елның 4 аенда республикада 16 яшькә кадәрге балалар катнашына 124 авария теркәлгән. Аларда 6 бала үлгән, 128е тән җәрәхәтләре алган. Бу саннарның барысы да 2020 елның шушы чоры белән чагыштырганда күбрәк (92-4-102). Балалар белән юл-транспорт вакыйгалары саны җәйге айларда арта. Акция барышында балаларны йөртүче автобуслары тикшерү, урамны аркылы чыгу урыннарында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү очракларын кисәтүгә юнәлдерелгән профилактика, яктылык кайтаргыч элементларны популярлаштыру чаралары, балалар белән конкурслар, ата-аналар җыелышлары үткәреләчәк. Юл аркылы рөхсәт ителмәгән урыннан чыккан, велосипедта тиешсез урыннарда йөргән укучыларга махсус карточкалар тутырылып, мәктәпләргә җибәреләчәк.

Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларга җәяүлеләр өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре турында исегезгә төшерегез. Барыннан да элек, кайчан һәм ничек юл аркылы чыгарга мөмкин булуын аңлатыгыз. Балаларга үз-үзләрен дөрес тоту үрнәген бирегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев