Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Төбәк территориясендә аномаль эссе һава торышы саклана.

Татарстанда 17 майда көндез һәм кичен һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада урыны белән көнбатыштан искән җил тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә һәм яшенле яңгыр булырга мөмкин, дип кисәтә метеорологлар.

Шул ук вакытта төбәк территориясендә элек урнашкан аномаль эссе һава торышы саклана. Бүген эсселек 35 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Татарстанның Спас районында Антоновка метеостанциясендә температура +34,1 градус теркәлгән.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев