Питрәчнең «Царево» торак комплексында 5 метр биеклектәге мамонт сыны барлыкка килде
Хайван металлдан эшләнгән, аның авырлыгы — 8 тонна.
«Царево» торак комплексына керү юлында 8 тонна авырлыктагы һәм 5 метр биеклектәге металлдан мамонт сыны урнаштырганнар. Шушы көннәрдә аны Тольяттидан алып кайтканнар, анда аны якынча бер ел әзерләгәннәр.
«Без мондый арт-объектны чит илдә күрдек һәм кабатларга булдык. Димәк, бу әлегә Россиядә шул рәвешле эшләнгән бердәнбер мамонт», — дип билгеләп үтә торак комплексының идарәче компаниясе җитәкчесе Айназ Гарифуллин.
Ул хәзер якындагы территорияне төзекләндерү дә планлаштырылганын әйтте.
Фото: pestrecy-rt.ru
Чыганак: pestrecy-rt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев