Шәйхетдинов Зөфәр Гәрәй улын искә алу кичәсе
Район яңалыклары

Шәйхетдинов Зөфәр Гәрәй улын искә алу кичәсе

14 майда Саба туган якны өйрәнү музеенда "Районыбызның күренекле шәхесләре" проекты кысаларында ​ “Туган якны өйрәнүчеләр” клубы әгъзалары белән берлектә якташыбыз, комсомол ​ җитәкчесе, партия райкомы секретаре, шагыйрь Шәйхетдинов Зөфәр Гәрәй улын искә алу кичәсе булды. ​ Кичәдә аның тормыш иптәше Физия Корбан кызы катнашты.

Очрашуда Зөфәр Гәрәй улының иҗади тормышы, мәдәният сәнгатьне яратуы, җырга-моңга осталыгы, әдәби мирасы-гомер буе язган шигырьләре яктыртылды. Тормыш иптәше яшьлек елларына кайтып, бергә узган тормыш елларын бәйнә-бәйнә сөйләде. Зөфәр ага Шәйхетдиновка 13 майда 81 яшь тулган булып иде. Саба төбәгеннән чыккан күренекле шәхесләребез барлыгын онытмыйк.


Нет комментариев