Татарстанда +35 градуска кадәр эссе булуы көтелә
Республикада аномаль җылы һава торышы саклана.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, дүшәмбе көнне, 17 майда, Татарстанда аномаль җылы һава торышы сакланачак.
Көндез термометрның терекөмеш баганасы +30, +35 градуска кадәр күтәреләчәк. Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +17, +22, түбәнлектә урнашкан районнарда +16 градус тәшкил итәчәк.
14 һәм 15 майда Казанда 120 ел элеккеге температура рекорды куелган иде.
Фото: pixabay.com
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев