17 май 2022 яңалыклары
-
Иске Икшермә авылында яшәүче Хәдия Камали кызы Сафина 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды
Хәдия Сафина Әтнә районында ишле гаиләдә җиденче бала булып дөньяга килгән. 4 сыйныф кына белем алырга туры килә. 12 яшеннән колхозда эшли башлый. 1952 елдә кияүгә чыгып, озакламый Челекен шәһәренә күчеп китәләр. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. 1996 елда Иске Икшермә авылына кайтып төпләнәләр.
-
Сабада купфатирлы йортлар ишегалдында төзекләндерү эшләре башкарыла
Байлар Сабасы бистәсендә барлыгы күпфатирлы 45 йорт исәпләнелә. Алдагы елларда Татарстан Республикасы Президентының “Безнең ишегалды” программасы кысаларында аларның берничәсенең ишегалдында күләмле төзекләндерү эшләре башкарылган иде инде.
-
Алдагы ял көннәрендә Татарстанда кырау төшәргә мөмкин
18 май көнне көндез кайбер урыннарда яшенле яңгыр һәм тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитә торган көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасы +3..+8 градус, көндез +10..+15 градуска кадәр җылылык күрсәтәчәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.
-
«Кешеләр салоннан очып чыкты». Яшь гаилә коточкыч авариягә очраган
Пермь – Екатеринбург трассасында авариядә нәни бала имгәнгән, аның әтисе һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
-
Лаеш шәһәрендә ата-аналар комитетларының "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының финалы узды
14 май көнне Лаеш шәһәрендә ата-аналар комитетларының "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының финалы узды.
-
Югары Симет авыл җирлеге “Хәтер бакчасы” акциясендә катнашты
“Хәтер бакчасы " акциясендә катнашу
-
Байлар Сабасында җәяүлеләр кичүе яңартыла
Җәяүлеләр өчен Байлар Сабасы бистәсендә барлык уңайлыклар тудырылган. Һәрдаим тротуарлар төзекләндерелә, яңалары төзелә. Бу көннәрдә исә җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыннары тәртипкә китерелә.
-
Анапада җинү яулап кайткан укучыларны тантаналы рәвештә каршы алдылар
24 апрельдән 15 майга кадәр Анапа шәһәрендә мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннары узды.Ярышларда илебезнең 57 төбәгеннән яшь спортчылар катнашты. Татарстан Республикасы данын Саба гимназиясенең 16 укучысын берләштергән команда яклады.
-
Определён объем высадки деревьев на строительстве I этапа обхода Нижнекамска и Набережных Челнов в Татарстане
Вырубка лесных насаждений на строительстве I этапа обхода Нижнекамска и Набережных Челнов будет компенсирована в 14-кратном размере. Сверхнормативные объёмы высадки позволят полностью покрыть ущерб природе, причинённый реализацией дорожного объекта, стратегически важного для развития республики.
-
Башкортстанда коточкыч авариядә өч егет һәлак булган
Башкортстанның Дүртөйле районында коточкыч авариядә өч егет һәлак булган. Машина белән идарә итүченең йөртү таныклыгы булмаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
-
Сабабаш авылында яшәүче Шаманова Ризәлә Галләм кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
2022 елның 15 маенда Сабабаш авылында яшәүче тыл ветераны Шаманова Ризәлә Галләм кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
-
Команда АО «Транснефть - Прикамье» приняла участие в Казанском марафоне
Команда АО «Транснефть - Прикамье» приняла участие в ежегодном Казанском марафоне. 14-15 мая представители Альметьевского, Казанского, Ромашкинского и Пермского районных нефтепроводных управлений (РНУ) и аппарата управления, а также члены их семей стали участниками забега на различные дистанции - всего более 40 человек.
-
17 майга һава торышы һәм ай календаре
17 майда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин, төнлә урыны белән. кайбер районнарда яшен фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында тизлеге 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +3..+8 градус, ә көндез – +12..+17 градус.