18 июль 2018 яңалыклары
-
Изге Болгар җыенына бару өчен һәрбер мөхтәсибәткә автобус биреләчәк
Һәр мәчеттән икешәр кешене бушлай алып бару мөмкинлеге булачак.
-
ЯРДӘМ ИТИК!
Карактан кала, уттан юк, диләр... 12 июль көнне Явлаштау авылында яшәүче Гаффановлар хуҗалыгында янгын чыгып, торак йортлары, каралты-куралары, мунчалары янып кара күмергә әверелде.
-
Курник
Рецепт.
-
Владимир Путин ялгышып башка ил президынты булуын да әйтә башлый [видео]
Русия президенты Владимир Путинның 16 июльдә Fox News телеканалына биргән әңгәмәсе чыкты. Анда кызык мизгел булып ала. Путин очраклы гына башка ил президынты булуын да әйтә яза. Ягъни АКШның да, авызыннан “Я стал президентом Сое..” дигән сүзләр чыга башлауга, ул тиз генә “Русия президенты булдым” дип дәвам итә.
-
Чаллыда этләр кешеләргә ташланган (ФОТОЛАР)
Чаллыда этләр тешләнгән кешеләр янына табибларны якын китермәгән.
-
СУКАЧЫЛАР ЯРЫШТЫ
…Ярыш үткәреләсе урынга таба күрсәткән юл билгеләре безне Тимершык басуының иң матур бер почмагына китерде. Күк йөзен каплаган болытлар арасыннан сирәк кенә кояш елмая. Ара-тирә төшкәләп алган яңгыр тамчылары урман-кыр һавасын тагын да сафландырып, шифаландырып җибәрә...
-
Татарстанда бүген М7 юлындагы һәлакәттә дүрт кешенең гомере өзелгән
Йөк машинасы һәм “УАЗ” микроавтобусы бәрелешеп, машиналарга ут капкан.
-
Илсөя Бәдретдинова белән Минвәли Габдуллинны нәрсә бәйли? [фото]
Илсөя Бәдретдинова өр-яңа клип төшерү белән мәшгуль. Популяр җырчының Инстаграм битендә беренче фотолар да пәйда булды. Аңлашылганча, клипта Минвәли Габдуллин катнаша. Шулай итеп, җырчы белән танылган актерны иҗади процесс бәйләгән.
-
Татарстанда WhatsApp аша йөрүче хәбәр яртылаш дөрес. Ә чыны болай
"Арыга кунакка килгән баланы елан чаккан ди җиләк җыйганда. Бактачы малае 10 яшьлек..." WhatsAppта соңгы көннәрдә әнә шундый хәбәр йөрде. Яртылаш дөрес бу. Ә чыны болай.
-
Теләче районы Петровск авылында быел да Питрау зурлап үткәрелде
Теләче районында төрле милләт вәкилләре үзара дус-тату, бер-берсенең йолаларын ихтирам итеп яши.
-
Пенсияләр турындагы яңа закон проекты буенча, Татарстанда кайнар элемтә ачыла
Төбәк Пенсия фонды бүлеге белгечләре гражданнарга закон проектының төп нигезләмәләре буенча консультация бирәчәк.