Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда WhatsApp аша йөрүче хәбәр яртылаш дөрес. Ә чыны болай

"Арыга кунакка килгән баланы елан чаккан ди җиләк җыйганда. Бактачы малае 10 яшьлек..." WhatsAppта соңгы көннәрдә әнә шундый хәбәр йөрде. Яртылаш дөрес бу. Ә чыны болай.

 12 июль көнне Бактачы авылының ике баласы - апалы-энеле Хөсәеновлар  үзләренең бакчалары артындагы елга-болынга җир җиләге җыярга китәләр. Өйдә күңелләре сизгән күк кисәткән  әбисе белән дәү апаларының "Бармагыз, Алла сакласын..." дигән сүзләренә дә колак салмыйлар. Җиләк чоры, җитмәсә бакча башында сырылып җиләк үссен дә, син тик ят.  Гел җыялар әле...   Декабрьдә 10 яше туласы Ислам белән озакламый 15 яше туласы  апасы Илүзә дә шулай уйлый. Аннан соң кайсыбыз хәвеф турында алдан уйлап тора. Күңел очынган чак, җиләк исе борынны кытыклый.

- Озак та үтми "Елан чакты...",  дип кайтып керделәр. Кара елан безнең болыннарда элек тә бар иде ул. Быел бигрәк күп. Исламның аягын кара елан чаккан, бәхеткә каршы апасы югалып калмаган, елан чаккан урында барлыкка килгән шешне сыта белгән. Өйгә алып кайткан. Фельдшерга мөрәҗәгать иттек. Ары - Бактачы авыллары фельдшеры Әлфирә белән Әтнә район үзәк больницасына алып бардык. Табиблар турында төрлечә сөйлиләр, ә без гаиләбез белән район үзәк больницасының универсаль табибы Искәндәр Әхмәт улына бик рәхмәтле. "Беренче ярдәмне бик вакытлы һәм бик дөрес итеп күрсәткәннәр"- диделәр ДРКБ табиблары. Искәндәр Әхмәт улы ярдәм күрсәтеп кенә калмыйча, "Ашыгыч ярдәм" машинасында  безне Казан больницасына озата барды, табиблар белән үзе сөйләште, аңлатасын аңлатты...- диләр Бактачыда яшәүче Хөсәеновлар.

Табибны мактасалар да,  әтисе Ирек тә югалып калмый, Исламның елан чаккан аягының  зыян күргән өлешен, тагын бер кат кысып,  канын  кабат чыгара.  Күп итеп сыеклык эчертә. Гаиләнең, кыз белән атаның,  кадерле минутларны бушка үткәрмәве нәтиҗәсендә, Исламның хәле, сөбханалла, алга таба. 

     Бүгенге көндә Ислам әнисе белән ДРКБда дәвалана. "Система куялар, уколлар кадыйлар. Табиблар бик әйбәт. Хәле уңайлана инде. Башы-ахыры шул булсын, әле ярый икесен дә елан чакмаган, әле ярый апасы югалып калмаган, әле ярый  кайтып җитә алганнар...", - дип сөенә алар.

   Аллага шөкер, әбисенең "Аллам сакласын..." дип укып калуы нәтиҗәсендә Ислам бүген исән.

Ә Хөсәеновлар гаиләсенә сабырлык, Исламга сәламәтлек телик. Аллаһы Тәгалә барыбызны да сакласын.

- Соңгы елларда кара еланнар күбәя, карап йөрергә кирәк, аякка резин итек киеп, үзең белән озын таяк алып йөрү комачауламый,  безнең Бактачы тыюлык белән бер ул, шуңадыр еланнар  аеруча күп, - ди Исламның әтисе Ирек Хөсәенов. - Саклану чараларын белеп тору беребезгә дә зыянга түгел.

Фото: https://pixabay.com | susannp4

http://atnya-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X