Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

СУКАЧЫЛАР ЯРЫШТЫ

…Ярыш үткәреләсе урынга таба күрсәткән юл билгеләре безне Тимершык басуының иң матур бер почмагына китерде. Күк йөзен каплаган болытлар арасыннан сирәк кенә кояш елмая. Ара-тирә төшкәләп алган яңгыр тамчылары урман-кыр һавасын тагын да сафландырып, шифаландырып җибәрә...

  Менә бер-бер артлы “корыч айгырлар” тезелешкән басу буйлап үтәбез. Хуҗалары- язгы кыр эшләрендә зур имтихан үткән корыч куллы механизаторларның йөзләрендә җитдилек һәм бераз гына дулкынлану чаткылары сизелә. Янәшә басуда ярыштан тыш куелган 7 төрле күрсәтмә агрегатлар янәшәсендә дә җанлылык сизелә. Ул арада барлык катнашучылар түргә-яшел “сәхнә” каршысына чакырылалар. Ярышка үзенең хәер-фатыйхасын бирүче дин әһеле — үзе дә җир белгече- «Тимершык» хуҗалыгы агрономы Дамир хәзрәт Мөхәммәтҗановның мәкам белән укылган Коръән сүрәләре басу киңлекләре буйлап тарала...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев