18 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Дөньяның иң карт хатын-кызы вафат булган
Ямайкада дөньяның иң карт хатын-кызы Вайолет Моссе-Браун вафат булган. Бу турыда Ямайканың премьер-министры Эндрю Холнесс твиттерында хәбәр иткән. Вайолет Моссе-Браунга 117 яшь булган. Ул 1900 елның 10 мартында дөньяга килгән. Ә "Дөньяның иң олы кешесе" титулы аңа бары быелның 15 апрелендә, итальяле Эмма Морано үлгәч кенә бирелә. Вайолет, үзе сөйләве...
-
Баласына прививка ясатмаучыларга чара күрелергә мөмкин
Баласы авырып, вакытлыча эшли алмаган очракта, әлеге чара ата-аналарга йогынты ясарга мөмкин. (Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы балаларына вакцина кадатмаучыларга каршы тиешле чара күрү мөмкинлеген хәл итә.Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова әйтүенчә, баласы авырган ата-аналарга министрлыкта "больничный" түләүне үзгәртергә тәкъдим итәләр. Бу хакта РБК-Татарстан хәбәр итә. Баласы...
-
Татарстанские книги начнут продаваться в «Лабиринте» и «Библио-Глобусе»
Фото: Салават Камалетдинов В федеральную сеть магазинов попадут учебники по татарскому языку, сказки Тукая и народов Татарстана и книги по татарскому зодчеству. (Казань, 18 сентября, «Татар-информ», Айсылу Хафизова). 15 наименований книг Татарского книжного издательства будут продаваться через интернет-магазины «Лабиринт» и «Библио-Глобус». Об этом корреспонденту ИА «Татар-информ» сообщил директор издательства Ильдар...
-
Татарстан китап нәшриятында чыккан китаплар "Лабиринт" интернет-кибетендә сатыла башлады
Фото: Салават Камалетдинов Илдәге иң зур интернет-кибетләрнең берсе 20гә якын исемдәге китапны сатуга куйган. (Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 8 нче сентябрьдән Татарстан китап нәшрияты китаплары "Лабиринт" һәм "Библио-Глобус" интернет-кибетләрендә сатыла башлаган. Билгеле булганча, Интернет челтәрендә китаплар сатылышы буенча куәтләрен елдан-ел арттырып, әлеге оешмалар лидерлар сафында. Россия китап нәшриятчылары...
-
Икшермә кадет мәктәбендә дәресләрдән соң зур өмә булды
18.09.2017 Бүген Икшермә кадет мәктәбендә дәресләрдән соң зур өмә булды. Барлык укучылар, укытучылар,тәрбиячеләр, хезмәткәрләр дә мәктәп участогындагы бәрәңге, чөгендер, кишер, кабак алуда катнаштылар. Эш беткәч ашханә хезмәткәрләре аларны тәмле коймак һәм чәй белән сыйладылар. Балаларга мондый күмәк эш бик ошады.
-
Илназ Сафиуллин рус эстрадасына күчә?
Автор: Илгиз ШӘКҮРОВ Бар нәрсә хәрәкәттә булган кебек, татар эстрадасы да бер урында гына тормый. Җырчы Илназ Сафиуллин Russian MusicBox телеканалы премиясенең финалисты булды. Моңа кадәр татар эстрадасыннан эстрадада мондый уңышка беркемнең дә ирешкәне юк иде. «Интертат» бу хакта Илназның үзе белән сөйләште. Барлыгы 19 номинация бар, һәр номинациядә алтышар...
-
Табиб Энҗе Кадыйрова: Бала нигә елый?
Автор: Энҗе КАДЫЙРОВА Фото: Солтан ИСХАКОВ Энҗе Кадыйрова - балалар неврологы, ул инвалид балаларны тернәкләндерү үзәгендә эшли. Хәзерге вакытта АКШта белемен арттыра. "Җитлекмичә туган балаларда субэпендималь кан савулар" темасына фәнни хезмәт авторы киңәшләре белән уртаклаша. Бала туа. Тәүге минутлардан ук бала тудыру йортына аның көчле елаган тавышы яңгырый. Ана өчен...
-
Татарстанның атказанган механизаторы: “ДТ-75” булганда, чит ил тракторы кирәкми”
Автор: Чулпан ШАКИРОВА Фото: Александр ЭШКИНИН "Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың", ди татар халык мәкале. Авыл хезмәтчәннәре өчен кылны кырыкка ярыр чак, һәр көн кадерле. Икмәк язмышын хәл итү генә түгел, киләсе ел уңышын да бүгеннән кайгыртырга кирәк. Шуңа күрә басу-кырларда комбайн гөрелтесенә трактор шавы да килеп кушыла. Җирне сукалап, кышка...
-
Россия Хөкүмәте 2018 елга бәйрәм көннәре календарен төзегән
Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Росиянең өч яклы комиссиясе Россия Хөкүмәтенең 2018 елда бәйрәм көннәрен күчерү карарын хуплаган. (Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Росиянең өч яклы комиссиясе Россия Хөкүмәтенең 2018 елда бәйрәм көннәрен күчерү карарын хуплаган. Бу хакта «Российская газета» яза. Шулай итеп, 6 һәм 7...
-
35 яшьлек ир-ат ук атылу аркасында һәлак булган
Әлеге ир-ат телефонын алмагач, дусты аның өенә киткән һәм үле гәүдәсенә тап булган. (Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллының бер йорт фатирында 35 яшьлек ир-атның мәете табылган. Аның үлеменә ук ату җайланмасы сәбәпче булырга мөмкин, дип фаразлана. Бу хакта «Челнинские известия» яза. Агентлык мәгълүматы буенча, бу кешенең дусты, ир-атка шалтырата алмаган,...
-
Урып-җыю кампаниясе тәмамланган районнар мәгълүм — исемлек
Республикада исәпләнгән 1,4 мең гектар мәйданның бары 7 процентында гына уңыш җыясы калган. (Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстанда урып-җыю кампаниясе ахырына якынлаша. Республикада исәпләнгән 1,4 мең гектар мәйданның бары 7 процентында гына уңыш җыясы калган. Кайбер районнарда исә уңыш җыю тулысынча тәмамланган, бары орлыклык кукуруз гына суктырасы бар....
-
Россиянең санитария-эпидемиология хезмәте оешуга 95 ел (фоторепортаж)
-
Ведущие и герои «Спокойной ночи, малыши!» навестили в Казани тяжелобольных детей
Известная телеведущая и актриса Татьяна Веденеева и актер, «папа» Хрюши Андрей Удалов провели в Казани благотворительный концерт «Все лучшее - детям Татарстана» для детей с ограниченными возможностями здоровья, из многодетных и приемных семей, сообщает ИА «Татар-информ». Легендарные Хрюша, Степашка, Филя и Каркуша выступили перед маленькими гостями в детском центре «Экият»....
-
В Казани вручили международную Арбузовскую премию в области фосфорорганической химии
В этом году почетную премию получил профессор Регенсбургского университета (Германия) Манфред Шеер. (Казань, 18 сентября, «Татар-информ», Айгуль Мутыгуллина). Сегодня в Казанском научном центре Российской академии наук в рамках ХХ молодежной школы-конференции по органической химии состоялось торжественная церемония вручения международной Арбузовской премии в области фосфорорганической химии. Награду профессору Регенсбургского университета (Германия)...
-
Шәмәрдәндә яшәүче Әкълимә Хәлил кызы Сабитовага 90 яшь тулды!