Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урып-җыю кампаниясе тәмамланган районнар мәгълүм — исемлек

Республикада исәпләнгән 1,4 мең гектар мәйданның бары 7 процентында гына уңыш җыясы калган. (Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстанда урып-җыю кампаниясе ахырына якынлаша. Республикада исәпләнгән 1,4 мең гектар мәйданның бары 7 процентында гына уңыш җыясы калган. Кайбер районнарда исә уңыш җыю тулысынча тәмамланган, бары орлыклык кукуруз гына суктырасы бар....

Республикада исәпләнгән 1,4 мең гектар мәйданның бары 7 процентында гына уңыш җыясы калган.

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстанда урып-җыю кампаниясе ахырына якынлаша. Республикада исәпләнгән 1,4 мең гектар мәйданның бары 7 процентында гына уңыш җыясы калган. Кайбер районнарда исә уңыш җыю тулысынча тәмамланган, бары орлыклык кукуруз гына суктырасы бар.

Мисал өчен, быелгы уңышны җыеп бетерүчеләр исемлегендә Әтнә һәм Саба районнары бар. Чистайда җыясы мәйданнар күләме - 1 процент. Зәй, Аксубай, Алексеевск районнарында бу күрсәткеч 2 шәр процент тәшкил итә.

Аксубай районы авыл хуҗылыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миниршат Әлимов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына белдергәнчә, быелгы уңыштан алар тулысынча канәгать. Бөртекне урнаштыру белән генә бераз кыенлыклар бар, ди ул. Аның сүзләренчә, районда көзге чәчү эшләре дә тәмамланган инде. Әмма җир эшкәртү әле дәвам итә. "Көн саен 24-26 шар данә техника җир сөрә", - диде Миниршат Әлимов.

Артта калганнар исемлеген Кама Тамагы районы җитәкли. Биредә тиешле мәйданның 21 процентыннан уңыш җыясы бар. Тукай районында - 17 процент, Югары Осланда - 15 процент, Буа, Бөгелмә, Менделеевск районнарында 13шәр процент мәйданда уңыш җыясы калган.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев