Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

35 яшьлек ир-ат ук атылу аркасында һәлак булган

Әлеге ир-ат телефонын алмагач, дусты аның өенә киткән һәм үле гәүдәсенә тап булган. (Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллының бер йорт фатирында 35 яшьлек ир-атның мәете табылган. Аның үлеменә ук ату җайланмасы сәбәпче булырга мөмкин, дип фаразлана. Бу хакта «Челнинские известия» яза. Агентлык мәгълүматы буенча, бу кешенең дусты, ир-атка шалтырата алмаган,...

Әлеге ир-ат телефонын алмагач, дусты аның өенә киткән һәм үле гәүдәсенә тап булган.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллының бер йорт фатирында 35 яшьлек ир-атның мәете табылган. Аның үлеменә ук ату җайланмасы сәбәпче булырга мөмкин, дип фаразлана. Бу хакта «Челнинские известия» яза.

Агентлык мәгълүматы буенча, бу кешенең дусты, ир-атка шалтырата алмаган, шуннан соң ул 22.00 сәгать тирәсендә аның өенә киткән. Керү ишеге бикле булнан, ул аны ватып кергән. Дустын идәндә күреп алгач, ул полиция хезмәткәрләрен чакырган.

«Татар-информ» чыганагы мәгълүматы буенча, фатирда ир-атның үләр алдыннан язган хаты табылган.

Килеп чыккан фаҗиганең тулырак сәбәпләре ачыклана.

http://www.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев