Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дөньяның иң карт хатын-кызы вафат булган

Ямайкада дөньяның иң карт хатын-кызы Вайолет Моссе-Браун вафат булган. Бу турыда Ямайканың премьер-министры Эндрю Холнесс твиттерында хәбәр иткән. Вайолет Моссе-Браунга 117 яшь булган. Ул 1900 елның 10 мартында дөньяга килгән. Ә "Дөньяның иң олы кешесе" титулы аңа бары быелның 15 апрелендә, итальяле Эмма Морано үлгәч кенә бирелә. Вайолет, үзе сөйләве...

Ямайкада дөньяның иң карт хатын-кызы Вайолет Моссе-Браун вафат булган. Бу турыда Ямайканың премьер-министры Эндрю Холнесс твиттерында хәбәр иткән.

Вайолет Моссе-Браунга 117 яшь булган. Ул 1900 елның 10 мартында дөньяга килгән. Ә "Дөньяның иң олы кешесе" титулы аңа бары быелның 15 апрелендә, итальяле Эмма Морано үлгәч кенә бирелә.

Вайолет, үзе сөйләве буенча, дуңгыз һәм тавык итеннән башка бөтен нәрсәне дә ашаган. Аның 4 баласы булган. Олы улы быелның апрель аенда, 97 яшендә вафат булган. Озак яшәү әбигә нәсел буенча килгән дисәк тә була, чөнки әнисе дә 96 яшькә кадәр гомер иткән.

Автор: Румия Сәйфуллина

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев