19 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
20 гыйнварга һава торышы
20 гыйнварда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Кар явачак. Кайбер районнарда томан, төнлә буран була. Төньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -5.-10˚, аязганда -16˚, көндез -3.-8˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
Түкәр чишмәсе
Килегез сез чишмәләргә, Сусавыгыз басылыр. Түкәр чишмәсе сулары Бар чишмәдән татлыдыр... –
-
Тәрбия юнәлеше буенча эшләүче педагоглар арасында "Ел психологы һәм укытучы-логопеды" бәйгесенең 2 этабы үтте
17 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәге базасында тәрбия юнәлеше буенча эшләүче педагоглар арасында "Ел психологы һәм укытучы-логопеды" бәйгесенең 2 этабы үтте. Биредә алар үзләренең эш алымнары белән уртаклаштылар.
-
Автоледилар да кимен куймый
Хәзерге вакытта транспорт хәрәкәте иминлеге өлкәсендә иң кискен торган мәсьәләләрнең берсе – йөртүчеләрнең салмыш килеш руль артына утырып юлга чыгуы, алар аркасында бихисап гомерләрнең өзелүе. Ягъни машина хәвеф чыганагына әйләнә, исерек кеше кулында ул үтерү коралы да булырга мөмкин. Штрафлар артса да, алар кимеми, арта гына бар.
-
Килдебәк авылында яшәүче Мөгъминә Шәфигулла кызы Якуповага - 95 яшь
Килдебәк авылында яшәүче Мөгъминә Шәфигулла кызы Якупова 95 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды.
-
Туктар авыл клубы балалар белән саф һавада “Кызыклы кышкы уен - чанада шуабыз” дигән уеннар оештырды
Кыш - күңел ачулар өчен искиткеч матур ел вакыты! Балалар кышны бик яраталар һәм көтәләр. Кыш җитү кар белән урамда уйнау мөмкинлеге белән бәйле бит. Саф һавадагы уеннар балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен дә бик файдалы. 16 гыйнвар көнне Туктар авыл клубы балалар белән саф һавада “Кызыклы кышкы уен - чанада шуабыз” дигән уеннар оештырды. Таудан шуу бик күңелле узды. Барлык балалар татлы призлар да алды.
-
2022 елда кемнәрнең хезмәт хакы артачагы билгеле
Коммерция компанияләре индексация коэффициентын үзләре билгели ала.
-
Явлаштау мәдәният йортында "Тамаша" театр коллективы "Ак күгәрченнәр" пьесасы буенча спектакль куйды
Явлаштау мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Тамаша" театр коллективы тарафыннан Рабит Батулланың "Ак күгәрченнәр" пьесасы буенча спектакль куелды. Барлык катнашучылар да озак һәм тырышып әзерләнделәр. Һәр артист үз роленә үз карашын, кичерешләрен, образларын кертте. Әлеге тамашадан барысы да канәгать калдылар. Тамашачылар бик теләп чыгышларны алкышларга күмделәр һәм катнашучыларга рәхмәт белдерделәр.
-
1 февральдән Татарстанда электричкаларда банк карталары белән түләп булмаячак
Барлык шәһәр яны кассаларында һәм автоматларда акчасыз түләү формасы гамәлдә калачак.