Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Автоледилар да кимен куймый

Хәзерге вакытта транспорт хәрәкәте иминлеге өлкәсендә иң кискен торган мәсьәләләрнең берсе – йөртүчеләрнең салмыш килеш руль артына утырып юлга чыгуы, алар аркасында бихисап гомерләрнең өзелүе. Ягъни машина хәвеф чыганагына әйләнә, исерек кеше кулында ул үтерү коралы да булырга мөмкин. Штрафлар артса да, алар кимеми, арта гына бар.

Әйтик, 2020 елда 87 йөртүче аек түгел хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылса, 2021 елда 101гә җиткән. Кайберәүләрне 1,5- 2 елга машина таныклыгын алдыру да эчүдән туктатмый. Былтыр 2 декабрьдә Шәмәрдәннең Азино урамында туктатылган 1980 елгы И.та, мәсәлән, алкотестер 1,33 промилле алкоголь барлыгын күрсәтә. Ул әле бер ел элек кенә эчкән өчен правасын алдырган булган. Хәзер И.ка судта җинаятьче буларак җавап тотарга туры киләчәк.

Декабрь аенда спиртлы эчемлек кулланган хәлдә машина йөрткән өчен тоткарланган 7 кешенең икесе хатын-кыз икәнен дә язмый мөмкин түгел. Сабада 7 декабрьдә “КИА” машинасында туктатылган 1982 елгы Ф.да 0,29 промилле алкоголь барлыгы ачыкланса, 1976 елгы А.ның эчкәнлеге Шәмәрдән-Кырбаш юлында 21 декабрьдә авария ясаганнан соң билгеле була.

2022 елга чыккач, 16 гыйнварга булган статистика да уйландыра торган. Ягъни ярты айда гына да 10 исерек йөртүчегә беркетмә төзелгән (чагыштыру өчен: былтыр шушы чорда 6). Шуларның өчесенә бер ел элек кенә 30 мең сум штраф түләп, 2 елга праваларын алдырулары да сабак булмаган. Мисалга, Пүкәл авылында 3 гыйнварда 1965 елгы Р., 8 гыйнварда 1980 елгы М. исерек килеш чит ил автомобилендә йөриләр. Калатауда яшәүче 1980 елгы Ф. исә салмыш килеш тракторга утыруы аркасында техниканы рейска чыгару өчен җаваплы юридик затларны да уңайсыз хәлгә куйды. Күрәсең, автомобиль трассасыннан эчкәре торак пунктларда яшәүчеләр кышкы каникулда ЮХИДИ хезмәткәрләре килеп чыкмасына ышанып, иркенәеп киткәннәрдер. Аек булуның үз иминлегебез өчен икәнен онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев