Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Килдебәк авылында яшәүче Мөгъминә Шәфигулла кызы Якуповага - 95 яшь

Килдебәк авылында яшәүче Мөгъминә Шәфигулла кызы Якупова 95 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды.

Мөгъминә Якупова Сабабаш авылында туган. Сугыш чоры авырлыклары аны да читләтеп үтми. Бөтен авыр эшләрне башкарырга туры килә. Ире – Бөек Ватан сугышы ветераны Йосып Якупов белән алты бала тәрбияләп үстерәләр. Мөгъминә ханым лаеклы ялга чыкканчы «Октябрь» колхозында төрле эшләр башкара. Ире 2001 елда вафат була. Балалары, оныклары барысы да тормышта үз урыннарын табып, төрле өлкәләрдә хезмәт куялар. Якуповларны тәртипле, сәнгатьне яратучы, тырыш гаилә буларак хөрмәт итәләр. Мөгъминә Якупова төпчек улы Илгиз гаиләсе тәрбиясендә гомер кичерә.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев