19 сентябрь 2021 яңалыклары
-
20 сентябрьгә һава торышы
20 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Җил төньяк-көнчыгыштан. Төнлә 0..+3˚, урыны белән туфракка -3˚ градуска кадәр кырау төшәчәк. Көндез +7..+12˚ градус.
-
#МойТатарстан Республика фотоконкурсында 2 көн эчендә 24 iPhone-12 бүләк иттеләр
Бәйгедә ТР халкының 115 меңнән артык фотосурәте катнашты һәм аларның саны арта бара. ТР халкы ия булган 24 iPhone-12 һәм унар меңләп катнашучы - #МойТатарстан республика фотоконкурсының беренче ике көне нәтиҗәләре шундый. Бүген - социаль челтәрләрдә масштаблы онлайн-шоу трансляциясе белән конкурсның өченче, финал көне!
-
Өтернәстә 95 яшьлек Юнис Гайнетдинов сайлау комиссиясе вәкилләрен капка төбендә каршы алды
Эзмә мәдәният йорты бинасына урнашкан 2468 нче сайлау участогына Эзмә һәм Өтернәс авылларыннан 407 сайлаучы теркәлгән. Шуларның 219ы җомга көнне үк Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга тавыш биргән. Ике көндә сайлауда катнашучылар 87,2 процент тәшкил иткән.
-
Төп тавыш бирү көне бүген, диләр сайлаучылар
Саба балалар иҗат үзәге бинасында урнашкан сайлау участогына бүген сәгать 8 тулганчы ук килүчеләр дә бар иде.
-
19 сентябрь – Урман хезмәткәрләре көне
Хөрмәтле урманчылар, шушы җаваплы тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә Саба лесхозы республика урманчыларының мәркәзенә, алдынгы тәҗрибә мәйданчыгына әйләнде. Соңгы елларда районыбыз урман хуҗалыгында булган зур үзгәрешләр районыбызны дөнья күләмендә танытты. Бәйрәмегез якынлашкан көндә барыгызга да күңел көрлеге, республика һәм районыбыз урманнарын арттыруда зур уңышлар, сәламәтлек, бәхет телибез.