19 ноябрь 2020 яңалыклары
-
Саба районы ветеринария берләшмәсе белгечләре тарафыннан кыргый хайваннарны иммунизацияләү уңаеннан вакцина брикетлары куелды
Саба районы ветеринария берләшмәсе белгечләре тарафыннан кыргый хайваннарны иммунизацияләү уңаеннан вакцина брикетлары куелды. Вакцина брекетлары - җәнлекләр ашый торган ризыктан ясалган җимлекләр: ит һәм сөяк яки балык ризыгы, май һәм парафин. Вакцина хайваннар өчен зарарсыз. Хайваннар брикет ашаганда, бер ел дәвамына котыру вирусына иммунитет барлыкка килә. Вакцина урнаштыру кыргый хайваннар күренергә мөмкин булган урыннарда башкарылды.
-
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Россия тәмнәре”(“Вкусы России”) илкүләм конкурсының төбәк брендлары өчен тавыш бирергә чакыра
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсы порталында Халык тавыш бирү башлана. Бу – шундый продукциягә ярдәм итү буенча чаралар комплексының беренче этабы һәм ул Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.
-
Быел Татарстанда илкүләм проект буенча юлларны ремонтлауга 8,2 млрд сум тотыла
Республикада барлыгы 254 километр юлларны төзекләндерү планлаштырыла.
-
Эзмә авыл җирлеге яңалыклары
Эзмә авыл җирлегенең Эзмә авылында җәяүлеләр өчен яңа тротуар эшләнеп тапшырылды. Эшне «Саба ПМК «Мелиорация», «МДСУ-1» оешмалары башкарды.
-
Балалар пособиесе өчен Татарстанга өстәмә рәвештә 1,3 миллиард сум акча биреләчәк
Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга айлык пособиеләрне 2020 елның июнендә түли башладылар.
-
Татарстанлыларга 7,9 млрд сум милек салымының 3,7 млрд сумын түлисе калган
2019 ел өчен милек салымнары 1 декабрьгә кадәр түләнергә тиеш.
-
Тәрбия эше буенча җитәкче урынбасарлары өчен утырыш
Мәгариф идарәсенең еллык эш планы нигезендә 18нче ноябрь көнне Саба гимназиясендә тәрбия эше буенча җитәкче урынбасарлары өчен чираттагы методик берләшмә утырышы үтте. Тема: “Профилактика советы - балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау процессы белән идарә итү механизмы". Гимназия коллективы үзенең тәҗрибәсе, эш методикасы белән уртаклашты. Көн файдалы, эшлекле рәвештә үтте.
-
Татарстанда бала тапкан 6,5 мең авыл хатыны түләүләр алды
Авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр түләү республикада 2018 елдан бирелә.
-
Студентлар отрядлары эшче һөнәрләргә өйрәнүне узачак
Татарстан Республикасы Студентлар Отрядларының 390 вәкиле эшче һөнәрләре буенча һөнәри әзерлеккә керешергә әзерләнә.
-
Лесхоз интернат-йорты изоляцияләнгән эш режимында
Коронавирус йогышы таралуга юл куймау һәм Роспотребнадзор киңәшләре белән 16 нчы ноябрьдән Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты 3 нче смена белән изоляцияләнгән эш режимын дәвам итте. Интернат-йортның 18 хезмәткәре, директор Равилин Рөстәм Равил улы җитәкчелегендә үзләренең һәм башка вазыйфаларын үтәп, тәүлек әйләнәсе үз карамагындагылар белән торалар.
-
Covid-авырулар белән аралашкан кешеләр тест ясамыйча гына изоляциядән китә ала
Элегрәк инфекция йоктырган кеше белән аралашканнан соң, 8-10нчы көндә коронавируска мәҗбүри тест таләп ителә иде.
-
Балалар күбрәк туган
ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, көзнең икенче ае – октябрьдә районда 25 сабый дөньяга килгән. Ел башыннан исәпләгәндә барысы 220 ата-анага балалары туу турында таныклык тапшырганнар. Үткән елның бу чорында гаиләләр 197 бәби алып кайткан булганнар. Быел районда 115 парның никахы теркәлгән. Туйларның былтыргыга караганда сирәгәю илдәге коронавируска кагылышлы вәзгыятькә бәйле.
-
Минзәләдән "Ты супер!" тамашасы финалистына фатир бүләк иттеләр
Меценатлар акчасына сатып алынган фатирда Данила Новиков өчен тавыш яздыру студиясен җиһазландырачаклар.
-
“Сөембикә” клубы хатын-кызлары “Саба таңнары” редакциясендә экскурсиядә
Быел “Саба таңнары” газетасы чыга башлауга 25 ноябрьдә 90 ел тула. Шул уңайдан, Саба Үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Сөембикә” клубы хатын-кызлары “Саба таңнары” редакциясендә экскурсиядә булдылар. Аларны журналист Галимуллина Ильмира Ильфир кызы җылы каршылады, газетаның тарихы турында сөйләде, редакциядәге һәр бүлекнең һәм анда эшләүче хезмәткәрләрнең эшчәнлеге белән таныштырды. Газетаның үткәнен һәм бүгенге көнен чагылдыручы музей бүлмәсе дә бар, кунаклар андагы экспонатларны, альбомнарны кызыксынып карадылар. Экскурсия бик күңелле һәм файдалы үтте.