Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Сөембикә” клубы хатын-кызлары “Саба таңнары” редакциясендә экскурсиядә

Быел “Саба таңнары” газетасы чыга башлауга 25 ноябрьдә 90 ел тула. Шул уңайдан, Саба Үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Сөембикә” клубы хатын-кызлары “Саба таңнары” редакциясендә экскурсиядә булдылар. Аларны журналист Галимуллина Ильмира Ильфир кызы җылы каршылады, газетаның тарихы турында сөйләде, редакциядәге һәр бүлекнең һәм анда эшләүче хезмәткәрләрнең эшчәнлеге белән таныштырды. Газетаның үткәнен һәм бүгенге көнен чагылдыручы музей бүлмәсе дә бар, кунаклар андагы экспонатларны, альбомнарны кызыксынып карадылар. Экскурсия бик күңелле һәм файдалы үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев