Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Covid-авырулар белән аралашкан кешеләр тест ясамыйча гына изоляциядән китә ала

Элегрәк инфекция йоктырган кеше белән аралашканнан соң, 8-10нчы көндә коронавируска мәҗбүри тест таләп ителә иде.

Яңа коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар белән аралашкан кешеләр 14 көнлек изоляциядән соң ПЦР-тест үткәрмичә генә чыга алачак. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Элегрәк, әгәр син авыру белән аралашкан булсаң, ПЦР-тест ясату мәҗбүри иде. Хәзер исә аны авыру симптомнары булган очракта гына ясатырга кирәк.

Симптомнар күзәтелмәгән очракта, 14 көннән соң изоляциядән китәргә мөмкин, дип аңлатты Авдонина.

Шунысын да искәртик: «авыру белән аралашкан» дип табылганнан соң республикада яшәүчеләрне табиблар үз күзәтүе астына ала. 

Фото: "Татар-информ" архивы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев