Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балалар күбрәк туган

ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, көзнең икенче ае – октябрьдә районда 25 сабый дөньяга килгән. Ел башыннан исәпләгәндә барысы 220 ата-анага балалары туу турында таныклык тапшырганнар. Үткән елның бу чорында гаиләләр 197 бәби алып кайткан булганнар. Быел районда 115 парның никахы теркәлгән. Туйларның былтыргыга караганда сирәгәю илдәге коронавируска кагылышлы вәзгыятькә бәйле.

Шулай ук аерылышулар да кимү ягына үзгәргән. Былтыр – 58, быел 49 гаилә таркалган. Моның төп сәбәбе характерларның туры килмәве, яшьләрнең тормышка әзер түгеллеге белән аңлатыла. Эпидемиология вәзгыяте үлем-җитемнәрнең дә артуына китерде. Быел 377 кешегә якынының вафаты турында таныклык бирелгән. Узган ел районда 324 кешене соңгы юлга озаткан булганнар.

Бүгенгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, ноябрь-декабрь айларында тагын 6 парның никахын теркәргә җыеналар. Әниләр көне уңаеннан – 27 ноябрьдә Саба ЗАГСы буенча йөзенче парны мәдәният йортында тантаналы шартларда язылыштыру тантанасы көтелә.

Фото: архив/Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев