ТР Эчке эшләр министрлыгы боерыгы нигезендә игълан ителгән «Үзем белән таныштырырга рөхсәт итегез» акциясе кысаларында полициянең участок вәкаләтлеләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Шәмәрдән, Байлар Сабасыннан соң, районда иң зур торак пункт булып санала. Биредә җәмәгать иминлеген, хокук тәртибен тәэмин итү ике участок вәкаләтлесенә йөкләнгән. Шәмәрдәндә һәртөрле иминлеккә янау, хокук бозу...