Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәм имин үтсен!

Меңнәрчә урман гүзәлләре торак йортларда, фатирларда салават күперенең барлык төсләре белән балкыр вакыт җитте.

Яңа ел бәйрәме фаҗигале хәлләр белән тәмамланмасын һәм безнең күңелләрдә якты хатирәләр белән генә истә калсын дисәк, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Яңа ел бәйрәмнәрен, күп кеше катнашулы чараларны әзерләгәндә һәм үткәргәндә фәкать икедән дә ким булмаган эвакуацион чыгу юллы, проектлау нормалары таләпләренә җавап бирүче, тәрәзәләрендә рәшәткәләр, этажара түшәмәләре һәм түбәләре янучан булмаган, чардаклары махсус катнашма белән эшкәртелгән биналарны гына файдалану рөхсәт ителә. Яңа ел чыршысы тотрыклы нигезгә ботаклары бина диварларына да, түшәмгә дә һәм башка янучан әйберләргә тимәслек итеп урнаштырылырга тиеш. Бинада электр уты булмаган очракта, чыршы янындагы чараларны көннең якты вакытында гына үткәрү ярый. Бүлмәләрне электр җайланмалары белән бизәүне кагыйдәләр буенча башкару зарур. Электр гирляндаларының янгын куркынычсызлыгы сертификаты булганнарын гына һәм төзеклеген тикшереп кую кирәк. Чыршыларны металл, пыяла, керамик һәм башка янмаучы материаллардан эшләнгән уенчыклар белән бизәргә киңәш ителә. Яңа ел бәйрәмнәрен үткәргәндә балаларның үзләрен генә караучысыз калдырмагыз, янгын сүндерү чараларын (ут сүндергеч, тыгыз тукыма, чиләк белән су) хәстәрләп куегыз. (Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетыннан укый аласыз).

Айнур Галимуллин,

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча

күзәтү эшчәнлеге идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге начальнигы, эчке эшләр хезмәте майоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев