Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һөнәрне буыннан буынга

Һәр иске ел тәмамланып, Яңа елга аяк басар көннәр җитеп килгәндә энер­гетикларыбыз үз­лә­ре­нең һөнәри бәйрәм­нәрен билгеләп үтәләр.

Аның башка тармак эшчеләреннән аермалы буларак, декабрь аеның икенче яртысында узуы ел буе башкарган эшләренә нәтиҗә ясарга, хезмәт күрсәткечләрен туплап елны йомгакларга, яңасына күтәренке күңел белән керергә уңайлы мөмкинлекләр бирә.Идарә органнары Алабуга шәһәрендә урнашкан "Челтәр компаниясе" ("Сетевая компания") акционерлык җәмгыятенә керүче Саба район электр челтәре иң эре һәм мөһим предприятиеләрнең берсе булып тора. Хәзерге вакытта хезмәт коллективы штатлы берәм­лекләре арту сәбәпле, 55 кешедән 64кә кадәр үсте. Оешма белән 1998 елдан бирле тәҗрибәле җитәкче Илгиз Талипов идарә итә. "Быелгы кыш башыннан ук уңайсыз һава торышы безгә шак­тый мәшәкатьләр ту­дырды. Карлы яңгыр­лар линияләрдәге авария­ләргә китерде, өч көн дәвамында көнне төнгә ялгап эшләдек, дәвамлы өзеклеккә юл куймадык, район җитәкчелеге дә тырышлыгыбызны уңай бәяләде",- диде Илгиз Ислам улы әңгәмә вакытында. Әйе, аларның хезмәтен тимерьюлчыларныкы белән генә чагыштырып буладыр. Бактың исә, хәзерге тимер юл хәрәкәте дә электр энергиясе белән тотрыклы тәэмин ителешкә бәйле.

Предприятие 2011 елда линияләргә һәм комплектлы трансформатор кече станцияләренә гигант суммалар белән бәяләнүче, хезмәт күрсәткән. 10 киловольтлы линияләрдә: Мичән кече станциясенең 1 нче, 4 нче фидерларында, Иләбәрдәге 6 нчы, "Шәмәрдән - 1" кече станциясендәге 14 нче фидерларда 328,250 мең сумлык; 0,4 киловольтлы линияләрдә: Сабадагы 250/241 ле КТП, Ак.Бигәнәйдәге 160/203ле КТП, Кызыл Мишәдәге 250/009лы КТП­ларга 691,202 мең сумлык, Иске Икшер­мә­дәге 110/10 киловольтлы кече станциягә 167,315 мең сумлык хуҗалык ысуллы капиталь ремонт эшләре башкарылган. Әле бит капиталь ремонтның подряд ысулы белән эшләнгәне дә бар. Анысы да шундый зур күләмле. 10 киловольтлы линияләрдә: Икшермәдәге 13нче фи­­­дерда, "Шәмәрдән - 1"дәге 1нче фидерда 1093,0 мең сумлык, 0,4 кв лы линияләрдә: Пүкәлдә, Олы Кибәчедә, Эзмәдә 1428,3 мең сумлык, Түбән Утар, К.Мишә, Саба, Урта Саба, Сатыш, Иске Икшермә, Тат.Икшермә, Алан-Елга авылларындагы КТПларда 1729,6 мең сумлык эш башкарылган. Трансформаторларга үткәрелгән ремонтны да кертеп барлыгы 5274,2 мең сумлык капиталь ремонт үткәрелгән. (Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетыннан укый аласыз).

И.Яхин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X