Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Музыкантлар барлар чак

Чәршәмбе көнне мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы айлык семинары үткәрелде. Көн тәртибе буенча 2011 елда башкарылган эшләргә анализ ясалды. Район, республика, Россия күләмендә үткәрелгән конкурсларда катнашучылар билгеләп үтелде. Яңа елга әзерлек уңаеннан, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча күзәтү эшчәнлеге идарәсенең Саба муниңипаль районы бүлеге начальнигы Айнур Галимуллин янгынга каршы...

Яңа елга әзерлек уңаеннан, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча күзәтү эшчәнлеге идарәсенең Саба муниңипаль районы бүлеге начальнигы Айнур Галимуллин янгынга каршы көрәш чаралары белән таныштырып, ут сүндергечләрне куллану тәртибенә төшендерде, аеруча бәйрәм чаралары үткәргәндә, ял вакытларында янгыннан сакланырга чакырды.Семинарда шулай ук 2012 елда үткәреләчәк сморт-конкурслар, бәйгеләр турында да сүз барды. Алда торган бурычлар буенча йөкләмәләр бирелде. Мәдәният хезмәткәрләренә, "Уйныйбыз да, җырлыйбыз да, гармун кулларыбызда" конкурсында катнашу өчен, музыка уен коралларына уйнаучыларны барлау максат итеп куелды. Халыкны мәдәният йортларына тарту - мәдәният хезмәткәрләренең төп бурычы. Семинарда катнашучылар моны бөтен тулылыгы белән аңлап, яңа хезмәт үрләре яуларга дигән уйлар белән таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев