Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 7 март 2012 яңалыклары

    • 7 март 2012 - 09:13
      КҮПНЕ КҮРГӘН ӘНИЕМ
      Үзең ничә яшьтә булсаң да, әниләрне югалту бик авыр. Күзләрен мәңгелеккә йомганда безнең әниебезгә нибары 53 яшь иде. Аннан башка яшәлгән 34 елның бер көне аны искә алмыйча уздымы икән? Мин әниемне һаман исән көе күз алдыма китерәм, аның белән киңәшәм, эчтән генә күңелдәге серләремне сөйлим. Без әниләрнең кадерен чын-чынлап...
    • 7 март 2012 - 09:10
      ҖИР МАКСАТЧАН ФАЙДАЛАНЫЛМАГАН
      Җир кишәрлекләре максатчан билгеләнеше нигезендә файдаланырга тиеш. Бу таләп РФ Җир кодексының 7нче һәм 42нче маддәләре нигезендә законлаштырыла. Әйтик, шәхси хуҗалык алып бару өчен рәсмиләштерелгән җир кишәрлеген башка максатларда файдаланырга рөхсәт ителми. Шуңа да карамастан, Олы Нырты авылында яшәүче граждан Г. үзенә 35-03-0141 санлы дәүләт акты нигезендә хосусый милеккә бирелгән...
    • 7 март 2012 - 09:07
      БЕР СӘГАТЬТӘ – ИКЕ БӘЙГЕ
      Узган чәршәмбедә Балалар иҗаты үзәгендә Республика акцияләре кысаларында район мәк­тәпләренең "Говори достойно" дип исемләнгән кон­курс-ярышлары уздырылды. "Ораторлар турниры" дип тә аталган бу бәйгедә районнан 17 мәктәп укучылары катнашты. Биредә Балалар район Думасы депутатларының Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көннәренә әзерлек барышында ораторлык осталыкларын файдалану практикасы күрсәтелде. Барлыгы өч дистәдән артык...
    • 7 март 2012 - 09:04
      ГҮЗӘЛ ТУТАШЛАР ЯРЫША
      Район башкарма комитетының мәдәният бүлеге нигезләмәсе белән районыбызда "Гүзәл туташ" дип исемләнгән бик матур ярыш-конкурс башланып китте. Бәйге хәзерге заман кызларына әдәп, әхлак тәрбиясе бирү, яшь буынга татар халкының гореф-гадәтләрен кайтару, миллилеген саклап калу, үсеп килүче буынга эстетик тәрбия бирү, кызларны гаилә тормышына хәзерләү максатыннан оештырылды. Ярышның беренчесе Явлаштауда, икенчесе...
    • 7 март 2012 - 08:47
      СУД ЭШЛӘРЕН – ХАЛЫК ХӨКЕМЕНӘ
      Хәзерге вакытта районда гадел хөкемне өч федераль судья гамәлгә ашыра.
    • 7 март 2012 - 04:27
      ӨСТЕНЛЕК – ҮЗЕБЕЗНЕКЕНӘ
      Һижри ел исәбе буенча Рабигул әүвәл аенда мөселман хал­кы­ Коръән укыту­ мәж­лесләрен күп үткәрә. Мәҗлесләрдә катнашучыларга хәләл ризыклардан өстәл әзерләнә. Андый ризык­ларны районыбыз сәүдә нокталарыннан да табарга була. Мөселманча эшкәртелеп сатыла торган ит кибетләре бар. Мәсәлән, Шәмәрдәндә мондый кибетнең хуҗасы Рафаэль Исмәгыйлев кулланучылар ихтыяҗын яхшы белә. Коръән ашы үткәрүчеләргә ит...
    • 7 март 2012 - 04:18
      Киләчәккә ышаныч
      Барыбыз көткән сәяси вакыйга - Президент сайлаулары да узып китте. Сайлау алды көннәрендә кая барсаң да, күпләр шул хакта сүз кузгатты: "Кемне сайларга?" Бу сорауны куючыларның күбесе шунда ук җавабын да бирде: яңа кеше килсә, бар нәрсәне үзгәртәчәк, үз тирәсенә үзенекеләрне җыячак. Шулай булгач, сайлаучыга нишләргә кала? Без, өлкәннәр, барысына...
    • 7 март 2012 - 04:15
      СТЮАРДЕССА ЗИЛӘ
      Әгәр "Ак Барс Аэро" холдинг кампаниясе самолетларында чит илләргә очарга туры килеп, сезгә стюардесса Зилә Ситдикова хезмәт күрсәтә, дисәләр, ул якташыбыз - Түбән Симет авылы кызы булыр. Зилә Ситдикованы (Миңннебаева) хәтерләрендә ныграк калдырырга теләүчеләр 7 мартта 15 сәгать 45 минутта "ТНВ" каналыннан "Һөнәр" тапшыруын карый алалар.
    • 7 март 2012 - 04:13
      “ИДЕЛКӘЕМ” ФЕСТИВАЛЕ ЧАКЫРА
      Район мәдәният йорты каршында Мәдинә Габделхакова җитәкчелегендә эшләп килүче балалар драма коллективы 11 мартта Питрәчтә узачак балалар театр коллективлары фестиваль-конкурсының зона чыгышларында катнашырга әзерләнә. Шушы "труппа" һәм Олы Шыңар мәдәният йортының балалар театры коллективы (җитәкчесе Г.Рабгетдинова) 22 мартта Чаллыда узачак "Иделкәем" театр фестиваленә барачак. Ике төркем дә икешәр номинациядә (спектакль,...
    • 7 март 2012 - 04:09
      ПЕТЕРБУРГТАГЫ УҢЫШ
      Чулпан Билалова җитәкчелегендәге үзешчән "Әкият" балалар театр студиясенең Лесхоз мәктәбе укучыларыннан оештырылган яшь актерлар коллективы "Муса һәм Кызыл Калфак" әкияте спектакле премьерасын 15 декабрьдә район мәдәният йорты сәхнәсендә куйган иде. Аны район мәктәпләре укучылары шыгрым тулы зал булып карадылар. Февраль азагында да яшь "труппа" Санкт-Петербург шәһәрендә үткән VI Бөтенроссия халыкара...
    • 7 март 2012 - 03:56
      Бу рухи бергәлек
      Иртәгә 8 Мартта гүзәл­лек, шәфкать­лелек һәм гаделлек гәүдәләнеше булган хатын-кыз­ларны - әниләрне, апа-сеңелләребезне, тормыш юлдашларыбызны, кызларыбызны бәй­рәм белән котлаячакбыз.
    Реклама