Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

ҖИР МАКСАТЧАН ФАЙДАЛАНЫЛМАГАН

Җир кишәрлекләре максатчан билгеләнеше нигезендә файдаланырга тиеш. Бу таләп РФ Җир кодексының 7нче һәм 42нче маддәләре нигезендә законлаштырыла. Әйтик, шәхси хуҗалык алып бару өчен рәсмиләштерелгән җир кишәрлеген башка максатларда файдаланырга рөхсәт ителми. Шуңа да карамастан, Олы Нырты авылында яшәүче граждан Г. үзенә 35-03-0141 санлы дәүләт акты нигезендә хосусый милеккә бирелгән...

Җир кишәрлекләре максатчан билгеләнеше нигезендә файдаланырга тиеш. Бу таләп РФ Җир кодексының 7нче һәм 42нче маддәләре нигезендә законлаштырыла. Әйтик, шәхси хуҗалык алып бару өчен рәсмиләштерелгән җир кишәрлеген башка максатларда файдаланырга рөхсәт ителми. Шуңа да карамастан, Олы Нырты авылында яшәүче граждан Г. үзенә 35-03-0141 санлы дәүләт акты нигезендә хосусый милеккә бирелгән 0,437 гектарлы җир кишәрлегендә 2002 елда йортына янкорма итеп кибет салып куйган. Аңа карата җир кишәрлегеннән максатчан файдаланмаганы өчен прокуратура тарафыннан административ эш кузгатылды һәм җирләрдән файдалану һәм саклау буенча дәүләт инспекторы карары нигезендә штраф салынды. Әмма моның белән генә эш бетми. Олы Нырты авылы гражданы Г.ның җир кишәрлегеннән башка максатларда файдалануы җирле үзидарә мәнфәгатьләренә туры килми, шулай ук җир салымы да тиешле ставка нигезендә түләнми. Шуларны исәпкә алып, прокуратура муниципаль берәмлек мәнфәгатләрендә Г.га җир кишәрлеген файдалану категориясен үзгәрттерүне йөкләү дәгъвасы белән судка мөрәҗәгать итте.

Шушы көннәрдә булган суд утырышында район прокуратурасының дәгъвасы канәгатьләндерелде, җавап тотучы Г.га җир законнары таләпләрен бозуны туктату өчен 2012 елның 20 июленә кадәр төгәл вакыт бирелде. Шушы вакыт эчендә ул җир кишәрлеген максатчан билгеләнешенә туры китереп, ягъни кибет өчен рәсмиләштерергә тиеш.

Э.Фәйзетдинова,

район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X