Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ПЕТЕРБУРГТАГЫ УҢЫШ

Чулпан Билалова җитәкчелегендәге үзешчән "Әкият" балалар театр студиясенең Лесхоз мәктәбе укучыларыннан оештырылган яшь актерлар коллективы "Муса һәм Кызыл Калфак" әкияте спектакле премьерасын 15 декабрьдә район мәдәният йорты сәхнәсендә куйган иде. Аны район мәктәпләре укучылары шыгрым тулы зал булып карадылар. Февраль азагында да яшь "труппа" Санкт-Петербург шәһәрендә үткән VI Бөтенроссия халыкара...

Чулпан Билалова җитәкчелегендәге үзешчән "Әкият" балалар театр студиясенең Лесхоз мәктәбе укучыларыннан оештырылган яшь актерлар коллективы "Муса һәм Кызыл Калфак" әкияте спектакле премьерасын 15 декабрьдә район мәдәният йорты сәхнәсендә куйган иде. Аны район мәктәпләре укучылары шыгрым тулы зал булып карадылар. Февраль азагында да яшь "труппа" Санкт-Петербург шәһәрендә үткән VI Бөтенроссия халыкара "Әкият" конкурс-фестивалендә чыгыш ясап I дәрәҗә лауреат Дипломына лаек булды. Спектакльне Бөтендөнья Татар Конгрессының Петербург татарларыннан торган вәкилләре дә караганнар һәм истәлек итеп районыбызга төньяк башкалада борынгыдан яшәүче татарлар тарихын туплаган "Ум, честь, красота" китап-альбомын бүләк иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X