Бу рухи бергәлек
Иртәгә 8 Мартта гүзәллек, шәфкатьлелек һәм гаделлек гәүдәләнеше булган хатын-кызларны - әниләрне, апа-сеңелләребезне, тормыш юлдашларыбызны, кызларыбызны бәйрәм белән котлаячакбыз.
Бүген исә эш урыннарында хезмәттәшләребезне тәбриклибез. Һәркемнең күңеле күтәренке, бәлки 8 Март ялыктыргыч озын кыштан соң шаулап-гөрләп яз сулышы, беренче чәчәкләрне алып килгән тәүге яз бәйрәме булганга күрәдер. Гомумән, март аена керү белән, әллә табигатьнең нәкъ йокысыннан уянып килгән чорына туры килгәнгәме, гүзәл затларыбызга ихтирамыбыз тагын да арта. Татарстанда, мәсәлән, Халыкара хатын-кызлар бәйрәме 2 марттан ук башланды. Ул көнне "Пирамида" сәхнәсендә "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсында җиңүчеләрне хөрмәтләделәр. Чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
(Дәвамын газетадан укый аласыз).
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев