Узган якшәмбедә Кукмарада автомобиль авариясендә һәлак булган хоккейчы Фәнил Гарәфиев истәлегенә багышлап үткәрелгән турнирда Арча, Балтач, Питрәч, Мамадыш, Сабаның "Ветераннар" (тренеры Ш.Сөнгатов) командалары һәм боз хуҗалары көч сынашты. Уеннар бик киеренке барды. "Ветераннар" командасы башта Арча хоккейчыларына 2:3 исәбенә оттырды, аннары мамадышлылар белән ничьяга уйнады. Өченче әйләнештә моңарчы оттырмас көндәшләре...