Хезмәттәшем, Эзмә урта мәктәбенең ветеран-укытучысы, соклангыч шәхес Гафифә Гайнетдин кызының вафаты турындагы хәбәрне ишеткәч, йөрәгем тибүдән туктагандай булды, хәлсезләнеп калдым. Кече яшьтән нужаны күп күргән, мәктәбебезнең йөзек кашы булган, балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан 40 елдан артык төпле белем биргән мөгаллимәбезне югалтуны бик авыр кичердем. Тарихта үзенең тирән эзен калдырган...