Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Таксига таләпләр катгый

Мәгълүм булганча, җиңел таксиларда пассажирлар йөртү һәм багаж ташу өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салу,

әлеге хезмәтнең сыйфатын күтәрү, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатында "Россия Федерациясенең аерым законнарына үзгәрешләр кертү турында" гы 69нчы санлы Федераль закон (21.04.2011 ел) кабул ителде. Аның беренче өлеше 2011 елның 1 сентябреннән үк гамәлгә кергән иде. Әлеге Законның 9нчы маддәсе (1нче пункт) нигезендә җиңел таксиларда пассажирлар йөртү һәм багаж ташу эшчәнлеге юридик затлар яисә шәхси эшмәкәрләр тарафыннан башкарма хаки­мият­нең вәкаләтле органы тарафыннан бирелә торган рөхсәтне алу шарты белән гамәлгә ашырыла. Рөхсәтсез такси хезмәте күрсәтүчеләр Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексының 14.1нче маддәсе нигезендә 4 меңнән 5 мең сумга кадәр күләмдә штрафка тартыла. Федераль законның 9нчы маддәсе 16нчы бүлеге нигезендә пасса­жирларның иминлеген тәэмин итү һәм бер-берсенә тәңгәлләштерү өчен таксига, аны йөртүчеләргә һәм эшчәнлекне оештыруга карата мәҗбүри таләпләр каралган. Таксиның ян-ягына шахмат тәртибендә "шашка"лар төшерелергә, "Татарстан Рес­публикасы территориясендә җиңел таксиларда пассажирлар йөртү һәм багаж ташу турында"гы 77-ТРЗ санлы (10.10.2011 ел) Татарстан Республикасы Законы буенча кузовы ак яисә сары төстә булырга тиеш. Әлеге таләпләр үтәлмәсә, 10 мең сум күләмендә штраф салу тәртибендә административ җаваплылыкка тарту каралган.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Рөстәм Сәлахов,

район прокуроры, юстиция киңәшчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: такси