Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

“КИЧЛӘРЕГЕЗ УЗСЫН КҮҢЕЛЛЕ”

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйсә Имамиева райондашларыбызга үзенең күпсанлы җырлары белән генә түгел, "Һәй йөрәк, йөрәк!.." дигән китабы белән дә яхшы таныш.

Узган ел аның "Кичләрегез узсын күңелле" дигән яңа китабы дөнья күрде. Шушы көннәрдә автор аны Саба мәдәният йортында үткәрелгән кичәдә якташларына тәкъдим итте. Бәйрәмгә районның барлык мәдәният, китапханә, музей хезмәткәрләре, Саба гимназиясе укучылары, укытучылары, җитәкчеләр чакырылган иде. Китапны тәкъдир итү кичәсендә композитор һәм башкаручы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Риф Гатауллин, музыкант якташыбыз, үзешчән авторларга ярдәм итүче "Җыен" фонды директоры Рафинат Сәлахов, "Мәдәни җомга" газетасы хезмәткәре Сөембикә Кашапова катнашты.

Рәисә Имамиева - озак еллар район мәдәният йортында төрле вазифалар башкарган һәм өлкән методист булып эшләп лаеклы ялга киткәч тә, 22 ел элек үзе оештырган "Нәүрүз" фольклор ансамблен тагын 13 елга якын җитәкләгән үзешчән композитор, шагыйрә, күп сценарийлар авторы. Үзенең күпьеллык шушы иҗади хезмәтен туплап дөньяга чыгарган "Кичләрегез уз­сын күңелле" дигән китабы мәдәният хезмәткәрләре өчен зур ярдәмлек булды. Хезмәтне китап дип әйтү генә хәтта аз булыр, ул чын мәгънәсендә затлы альбом итеп эшләнгән. Зур форматлы, яхшы офсет кәгазенә басылган җыентыкка район үзешчән сәнгате тарихыннан төсле фотолар кертелгән, җыр текстлары ноталар белән бирелгән.

Китап-альбомны төзүче һәм әдәби мөхәррире - шагыйрь Әхмәт Гадел, музыкаль мөхәррире - композитор Риф Га­таул­лин. Тупланманың берен­че бү­легендәге җыр­ларның сүзләрен Рәисә Билал кызы үзе язган. Икенче бүлектә танылган ав­­торларның шигырь­лә­ренә иҗат ителгән җыр­лар урын алган. Шул ук бүлеккә Татарстанның халык шагыйре, күптән түгел арабыздан кит­кән Фәнис Яруллин сүз­ләренә язылган сигез җыр да кергән. Ул көнне сәхнәдә җыентыкка туп­ланган җырлардан иң яхшылары яңгырады. Әл­бәттә, җыентыкта ав­тор­ның җырлары гына түгел, ә театраль тамашалары, скетчлары, инсценировкалары, интерме­диалары, фольклор жанрында иҗат ителгән хезмәт җимешләре, пьесалары, сценарийлары, шулай ук шигырьләре, поэмалары, пародияләре, такмаклары да кертелгән. Сәхнәдә алардан да сайланмалар күрсәтелде.

Иҗат бәйрәмендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев катнашып автор Рәисә Билал кызы Имамиеваны олы хезмәт уңышы белән тәбрикләде, аңа саулык-сәламәтлек, районыбыз мәдәниятенә алга таба да армый-талмый хезмәт итүен теләде.

И.Яхин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X