30 апрель 2013 яңалыклары
-
Сабада яшәүче хатын-кыз үз куллары белән мошенниклар счетына 29 000 сум акча күчергән
Соңгы вакытта республикада банк карталарының блокировкасын бетерү тәкъдиме белән мошенниклык итү очраклары ешайды. Шундый факт безнең районда да теркәлде. Быел 17 апрельдә 36 яшьлек хатын-кызның кәрәзле телефонына банк картасының блокировкалануы турында хәбәр килә. Тулы мәгълүмат алу өчен 89276***014 номерына шалтыратырга кирәклеге әйтелә. Бернинди мәкер-хәйлә сизмәгән ханым шунда ук СМС-хәбәрдә күрсәтелгән...
-
Сабалылар Кукмарада узган “Балкыш” фестиваленең II этабында [фоторепортаж]
Үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннарның республика "Балкыш" фестиваленең II этабы Кукмара мәдәният йортында үткәрелде. Конкурста районыбызның иң сәләтле өлкән сәхнә осталары катнашты. Район мәдәният йортының "Нәүрүз" фольклор коллективы, тальянчылар ансамбле (җитәкчеләре Рәйсә Имамиева, Вилорик Вәлиуллин) Шәмәрдән ветераннар оешмасының "Тулган ай" фольклор коллективы (җитәкчесе Минҗиһан Галиева), Иләбәр авыл клубы каршында эшләүче "Наза"...
-
Татарстанда зур йөк күтәрешле автомобильләр хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелде
Татарстанның Министрлар Кабинеты карары нигезендә автомобиль юлларында зур йөк күтәрешле автомобильләр хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелде. Ул 15 апрельдән 14 майга кадәр гамәлдә була.
-
Шәмәрдән тернәкләндерү үзәгендә Чернобыль һәлакәтенә юлыкканнарны ял иттерделәр
26 апрель - Халыкара радиация һәлакәтләре һәм бәла-казалары корбаннарын искә алу көне. Шушы датага туры китереп, Шәмәрдән тернәкләндерү үзәгендә Чернобыль АЭСы, "Маяк" җитештерү берләшмәсендә булган һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларны һәм аларның тол калган хатыннарын ял иттерү оештырылды.
-
Биш миллион аласың киләме?
Гаилә фермалары һәм терлекчелек продукциясе эшкәртү предприятиеләре санын тагын да арттыру максатыннан Татарстан Хөкүмәте терлекчелек белән шөгыльләнүче крестьян-фермер хуҗалыгы башлыкларына биш миллион сумга кадәр грант бирергә җыена. Моңа лаеклыларны ачыклауга конкурс 17 апрельдән игълан ителде. Бәйгедә катнашырга теләк белдерү турындагы заявкаларны һәм документларны 17 майга кадәр түбәндәге адрес буенча тапшырырга...